Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан байлары Русия исемлегендә


"Финанс" журналы Русиянең иң бай 400 миллиардеры исемлегенә Татарстанга бәйле 8 кешене керткән.

Журнал кризис тәэсирендә һәм барышында илдәге кайсы байның хәле ничек үзгәрүен тикшереп, иң бай 400-енең милке турында махсус хисап әзерләгән.

Байларның милкен бәяләгәндә алар карамагындагы ширкәтләрнең зурлыгы, базарда нинди урын тотуы, эшкуарлар мөлкәтендәге хиссәләренең (акцияләрнең) бәясе, дивиденд керемнәре, эш хаклары һәм милекләрен сатудан килгән акчалар исәпкә алынган.

Татарстан миллиардерлары дип аталган 8 байның кайберләре республикадан читтә яши.

Минзәләдә туган, хәзер Мәскәүдә яшәүче Рөстәм Тарико Русиянең иң байлары исемлегендә 41 урында. "Русский стандарт" банкы хуҗасы Рөстәмнең милке 32 миллиард сум дип бәяләнгән.

ТАИФның мөдирләр шурасы рәисе Рөстәм Сүлтиев Татарстанда яшәүче иң бай кеше булып чыга. Русия байлары арасында исә ул 129 урында. Аның милкен "Финанс" 7.3 миллиард сумга тиңли.

ТАИФның баш мөдире, шулай ук 7.3 миллиард сум милке булган Альберт Шиһабетдинов 133 урында.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хайруллин 130 урында. Аның да милке 7.3 миллиард сум тирәсендә икән.

Русиянең иң бай 400-е исемлегендә шулай ук Татарстан президентының ике улы – Радик Шәймиев (131 урын, 7.3 млрд.) белән Айрат Шәймиев (241 урын, 2.9 млрд.) тә бар.

Башкортстан президентының улы Урал Рәхимов исә, "Финанс" исәпләвенчә, Радик һәм Айрат Шәймиевләрне бергә кушып санаганда да 4 тапкыр баерак булып чыга. Русиянең 33-нче бае Уралның милке 41.1 миллиард сум.

Үзе Татарстанда яшәмәсә дә, төп кәсебе Чаллы һәм Алабугада булган Вадим Швецов (3.5 млрд.) 210 урында.

"ТрансТехСервис" хуҗасы Вячеслав Зубаревның милке 2 миллиард сум дип бәяләнгән һәм ул 311 урынны алган.

Шулай да "Финанс" журналы үзе төзегән бу исемлекнең бик тә шартлы булуын таный. Ягъни бу исемлеккә кермәгән, байлыклары күбрәк тә булган кешеләр күләгәдә калган булырга бик мөмкин.
XS
SM
MD
LG