Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Татар яшьләренең “Шәрык” клубында керәшен һәм татар яшьләре очрашты. Геннадий Макаров ике арага басма булса да салынды, дип җиткерде.

“Шәрык”кә килүчеләр арасында керәшеннәрнең килеп чыгышы, тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучылар да бар иде. Сөйләшү барышында керәшеннәрнең чукындырылган татармы, әллә юкмы икәнлекләре турында да сүз булды.

Әмма сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров бүгенгә кадәр бу мәсьәләнең уңай чишелеш алмаганын әйтеп узды. Кайвакыт керәшеннәр турында “Сез Аспарух Каган (Бөек Болгар дәүләте ханы Кубрат улы, VII гасыр) чорында, Идел Болгары дәүләте заманында ук булган” дип тә сөйлиләр. Татарларны Явыз Иван чукындырып керәшен иткән дигән сүзләр билгеле ешрак яңгырый. Шул ук вакытта “юк, керәшеннәр явыз чукындыручы Лука Канашеевичның (XVIII гасыр) тырышлыгы” дип тә аңлатучылар бар, дип башлады ул сүзен. Моңа төгәл генә җавап биреп булмый, диде ул.

" Бәрмәнчек" ансамбле кызлары һәм егетләре

Дәүләт тарафыннан керәшеннәргә игътибар артуын Макаров та ассызлыклады. Хөкүмәт карары нигезендә быел Татарстан Фәннәр Академиясендә керәшеннәрнең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү үзәге эшли башлаячак. Шулай булгач, керәшеннәр тарихындагы серләр дә чишелер дигән өметтә кала Геннадий Макаров.

Афәрин, “Бәрмәнчек”!

Очрашуга Геннадий Максимов җитәкләгән, яңа гына оештырылган “Бәрмәнчек” Керәшен дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә килде. Снежанна Абрамова, Лиана Миронова, Оксана Дмитриевалар, Азат Хәбибуллин, Руслан Вафин башкарган җыр-биюләр яшьләрне тагын да дәртләндереп җибәрде. Чөнки күпләрнең тыпырдый-тыпырдый, кулларны әйләндереп-әйләндереп бии торган биюне күргәне булмаган. Җырлый белмәгән керәшен юк ул диюләре дөрес икән, ди “Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов.

Гитлер тамгасы керәшеннәрдән “урланган”

Геннадий Макаров сүзләренчә, керәшеннәр татар халкының иң борынгы сәнгатен бүгене көнгә китереп җиткергән халык. Әлеге борынгылык керәшен халкының җыр-биюләрендә, үзенә генә хас булган гореф гадәтләрендә, милли киемнәрендә чагылыш ала.

Керәшен биюе

Геннадий Макаров әйтүенчә, керәшен җырларында бөек дала тавышы ишетелә. Тагын бер мисал итеп керәшен хатын-кызларының баш киемнәре турында әйтеп узу да җитә. Әлеге баш киеме шулай ук калфак дип атала. “Ул калфакның иң борынгы төрләренең берсе”, дип аңлатты Геннадий Макаров. Чәчкә кадап куела торган кечкенә татар калфагын рәсемнәрдән күреп булса да, барыбыз да белә инде. Баксаң, татар калфагы керәшеннәрнекенең заманчалаштырылган дәвамчысы гына икән. Макаров яңа төр калфакны Тукай чоры калфагы дип атады. Чыннан да, әлеге төр калфаклар Тукай заманыда, ягъни XX гасыр башында килеп чыккан.

Бу кичәдә кызыклы бер мизгел турында да сүз булды. Дөнья халыклары, бигрәк тә Гитлер Германиясеннән җәбер-золым күрүчеләр, Гитлерның тәре сыман тамгасыннан курка. Аны явызлык, ерткычлык билгесе итеп кабул итә. Әмма чынлыкта исә әлеге тамга төрки халыкларда ут, көч мәгънәсен аңлаткан. Керәшеннәр тормышын, тарихын ныклап өйрәнгән Геннадий Макаров “Гитлер әлеге тамганы бездән урлады” дип тә белдерде..

Иван ни дә, Илфат ни...

Кичәгә “Безнең гәҗит”нең мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та килгән иде. Аның фикеренчә, керәшенлекне кара сакал итеп кабул итмәскә кирәк. Чөнки кайвакыт керәшен егетләре “Исемем урысныкы булганга татар сәхнәсенә чыга алмам инде”, дигән фикерләр әйтәләр дип белдерде журналист. “Совет чорыннан калган әлеге мәгънәсез фикерләүне туктатырга кирәк. Моны укымышлы яшьләр, өлкәннәр башларга тиеш”, диде Илфат Фәйзрахманов. Әгәр кеше татар мәдәниятенә хезмәт итә икән, нишләп әле Иван булып йөрмәскә, дигән фикердә тора ул. Чыннан да, Иван урынына Илфат булсаң да, сәләтең булмаса бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Мисал өчен, “Татар җыры-2008” бәйгесендә яшьләр арасыннан өч җиңүче билгеләделәр. Аларның икесе керәшен кызлары иде. Шуларның берсе Оксана Дмитриева.

"Бәрмәнчек" кунакта



Алла бер ул

Әмма керәшен белән татарларны бары тик бер генә нәрсә - диннәр каршылыгы гына аерып тора. Макаров сүзләренчә, дин вәкилләре арасында бәйләнеш, бер-береңнең динен тану дигән әйбер юк. Шуңа күрә ике халыкның да максатлары, теләк-омытылышлары бер булганга, милләт хакына булса да, ике дин вәкилләре арасында килешү булырга тиеш, дип саный Геннадий Макаров. Илфат Фәйзрахманов исә Алла бер, ике диннең Аллага табыну юллары гына төрле, дип әйтә.




фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG