Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасына сайлау кампаниясендә пычрак пиар


Нәсимә Столярова
Нәсимә Столярова

1 мартта булачак сайлауда Казаннан бер мандатлы бүлгедән намзәт Нәсимә Столярова “кыек эш”тә “Бердәм Русия” вәкилләрен гаепли.

Нәсимә Столярова әйтүенчә, “Бердәм Русия” фиркасе Татарстан бүлегенең вәкаләтле вәкиле Бударин, интернетта экстремистик язма күренүгә, икенче көнне үк шикаять язган. “Миңа каршы башкалар юк”, дип Столярова үзенең интернет сәхифәсендәге “Юмор” бүлегенә кереп свастикалы футболка кигән бер ирнең рәсемен куюда “Бердәм Русия” кешеләре эше дип шикләнә.

Нәсимә Столярова сүзләренчә, бу рәсем кырыенда “Бердәм Русия” билгесе һәм Мәскәү сүзе янына тагын “Безнең тырышлыгыбызның уртак максаты – уңай, якты, матур шәһәр” дип тә язылган булган. Ә аның астында Гитлер сурәте, янына Берлин дип язылып “Гитлер да шуны ук теләде” диелгән.

Нәсимә Столярова бу эшне парольне бозып кергән хакер башкарган, ди. Үзе ул әлеге пычрак эш турында Бударин шикаятеннән соң шау-шу башлангач, өченче көндә генә белгән.

Шулай да, бу гамәлне нәкъ "Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге җитәкчеләре түгел, ә аның тарафдарлары кылырга мөмкин дигэн фикердән дә баш тартмый ул.

Бударин үзе исә, “Коммерсантка”, “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты хезмәткәрләре көн дә намзәтләрнең сәхифәләрен күзәтә, дип белдергән. Ә Столярованың “Юмор”ындагы экстремистик эчтәлектәге язу һәм рәсемнәр аның фиркасенә “тискәре мөнәсәбәт” тудыра.

“Бердәм Русия” шикаять язып Столярованы намзәтлектән төшереп калдырырга тырышкан, әмма мәхкәмә шикаятьне канәгатьләндермәгән. Мәхкәмә сайт хуҗасы бу материалларның эленүен белүе дәлилләнмәгән, дип белдергән.

Столярова бу хәл буенча җинаять эше кузгату үтенече белән Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Прокуратура белдерүенчә, тикшерү эше башланган, ул 25 февральдә төгәлләнергә тиеш.

Казандагы бер мандатлы бүлгедә Нәсимә Столярованың көндәше Марат Садыйков. Садыйков “Бердәм Русия” вәкиле, Казанның 7-нче хастаханәсе баш табибы.
XS
SM
MD
LG