Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама икътисадны җанландыруга $787 млрд. планын имзалады


АКШ президенты Барак Обама икътисадны җанландыру өчен 787 миллиард доллар бүлү карарын имзалады.

Узган атнада Конгресста хупланган бу карар салымнарны киметү һәм хөкүмәтнең инфраструктурага, башка тармакларга зур инвестицияләр кертүе ярдамендә 3 ярым миллион эш урынын саклап калуны йәки булдыруны күздә тоты.

Бу карар имзалануга карамастан, финанс базарларының төшүе күзәтелде. Инвесторлар хөкүмәтнең коткару планнарына карамастан, рецессия тагын да тирәнәячәк дип борчыла.
XS
SM
MD
LG