Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман хөкүмәте банкларны дәүләтләштерү канунын хуплый


Германия хөкүмәте авыр хәлдә калган банкларны дәүләт карамагына алуны рөхсәт итүче канунны раслады.

Финанс министры Пир Штайнбрюх тәкъдим ителүче канун бары тик ҺипоРеал Естате банкына гына карыячак диде. Бу банк, миллиардларча евро дәүләт гарантияләре алуына карамастан, ишелү алдында тора.

Германия конституциясе махсус канунсыз дәүләтләштерүне тыя.

Күп кенә алманнар өчен дәүләтләшерү сугышка кадәрге наци дәүләтләштерүен, йәки сугыштан соңгы Көнчыгыш Германиядәге коммунистик дәүләтләштерүне хәтерләтә.
XS
SM
MD
LG