Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дин гыйлемен кем өйрәтер?


“Вакыты җиткәч бездә дә дин дәресләре кертелер. Ләкин аны кемнәр укытачак? Мәктәп укучылары янына әби-бабайларны кертүдән файда юк”, дип борчыла Фәүзия Бәйрәмова.

Һәрбер уку йортында чиркәү бүлекләрен булдырырга кирәк, дигән фикерне патриарх Кирилл Мәскәү православ яшьләре белән очрашуда әйткән иде. Мондый белдерүләр дин дәүләттән аерылган заманда эшләнә, дигән фикердә торучылар да бар. Ә ислам диненең җәмгыятьтәге урыны, аерым алганда дәүләт белән мөнәсәбәте нинди соң?

Чаллыда узган “Мөселман яшьләрендә актив гражданлык рухы тәрбияләү” дигән конференциядә мөфти Госман Исхакый дин һәм дәүләт мөнәсәбәтләренә беркадәр ачыклык кертте.

“Хөкүмәт кануннары белән дин дәүләттән аерыла дигән фикерләрне юкка чыгарырга кирәк. Акрынлап хөкүмәт безнең якка, без алар ягына аяк атлап, булган шик-шөбһәләрне, бер-беребезгә булган ышанычсызлыкны бетерергә һәм киләчәктә барыбыз да кулга-кул тотынышып, халыкка хезмәт итәргә тиешбез”, диде мөфти.

Татарстан диния назәрәте җитәкчеләренең дәүләт белән кулга-кул тотынып эшләргә ниятендә генә булса, православ чиркәү әһелләре инде күптән армия, мәгариф һ.б. системаларга үтеп керде. Бала тудыру йортларына да юлны ачып җибәрделәр. Патриарх Кириллның, уку йортларында чиркәү бүлекләрен булдыру зарур, дип әйтүе Русиядә диннең дәүләттән аерылмавына ишарә ясый.

Чаллыда булган конференциядә мәктәпләрдә дин дәресләре укыту турында зурдан сүз булмады. Шулай да диния назәрәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Мәктәпләрдә динебез нигезләрен өйрәтүнең бернинди зыяны юк, моннан курыкмаска кирәк. Балаларның энергияләрен дини тәрбия белән тоташтыра алсак, зур эш булыр иде. Монда мәктәпне җәлеп итүдә кыенлык юк. Хәзер христиан динен укытуга игътибар бар. Кадетлар мәктәбе күбәя. Безгә дә дин укытмаска дигән фәрман юк. Милли тәрбия, гореф-гадәт итеп булса да укытуны башларга кирәк. Моның матур үрнәкләре бар инде. Дини белем бирү өчен укытучылар, кадрлар әзерләү зарур”, диде ул.

Шушында ук Фәүзия Бәйрәмова дин әһелләренең уку йортлары белән багъланышлары нинди буллырга тиешлегенә үз фикерен әйтте. Аның сүзләренчә, Русиянең 50-ләп төбәгендә, татарлар укыган мәктәпләрдә дә православ дәресләре кертелгән.

“Вакыты җиткәч бездә дә дин дәресләре кертелер. Ләкин аны кемнәр укытачак”, дип борчыла җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова. Ул үзе мәктәпләргә 10-11 сыйныф укучылары янына әби-бабайларны кертүдән файда күрми.

“Дини гыйлеме булган, читтән торып дөньяви уку йортларында белем алучы яшьләрне мәктәпләргә, авылга җәлеп итәргә кирәк. Дини белем бирергә тиешле яшьләр теләсә нәрсә сөйләп йөрмәсеннәр өчен диния назәрәте фатихасын алсыннар”, диде Фәүзия ханым.
XS
SM
MD
LG