Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Әюпов: “Татарлар ислам динен таратуда көч куйды”


Фәрит Әюпов
Фәрит Әюпов

Татарлар төрле мәмләкәтләргә муллаларын таратканнар, татар байлары мәчетләр салдырган. Татарлар беренче булып Коръәнне типографиядә бастырган.

Гыйнвар аенда Татарстанның Болгар шәһәрендә баш мөфти Тәлгать Таҗетдин төбәк мөфтиятләренең вәкилләрен җыеп зур киңәшмә уздырды. Бу җыенда Самар өлкә мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин чыгыш ясады. Болгарда узган киңәшмә булып кайткан Самар Җәмигъ мәчетенең хуҗалык мөдире Фәрит Әюпов белән без дә әңгәмә кордык.

- Болгарда уздырылган тантаналарда әлегә кытыршылыклар да бар. Бер сәхнәдә дини юнәлештәге чыгышлар барса, янәшәдә генә җыр-бию бара. Әлбәттә болай булырга тиеш түгел. Сүз сәнгать өлешен программадан төшереп калдыру турында бармый, ә җайлашкан сценарий булдыру турында бара.

Тәлгать Таҗетдин Казанда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашкан һәм алар арасында җәйге айларда Болгарда узачак тантана турында да сүз барган. Шәймиев әйтүенчә, бу бәйрәмгә гарәп илләреннән дә кунаклар килергә тиеш.

Болгар бабаларыбыз җиренә динебез ислам 1120 ел элек килеп урнашкан. 300 елдан соң гына ислам дине Төркиягә барып җитә. Мәккәдән динебез турыдан-туры Болгар бабаларыбыз җиренә юл тота. Бу Ходай Тәгаләнең татарларга биргән олуг хәзинәсе. Без моны тирәнтен, йөрәгебез, акылыбыз аша аңларга тиешбез һәм бу горурлыкны балаларыбызга, оныкларыбызга сеңдерергә тиешбез.
Егерме ел элек без үзебезнең тарихыбызны бөтенләй белми идек әле. Аллага шөкер, асыл тарихыбыз торгызыла, пакъ динебез ислам да күпләрнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара.

Һәммәбезгә оят. Болгарда татарның Баш мәчете булырга тиеш. Ә төзелешне җиңеп чыгарга була. Җимерек ташлар арасында намаз укыйбыз да үз төбәкләребезгә качабыз. Ә без бит Кол Шәрифтән ким булмаган мәчеттә намаз укырга тиешбез.

Тәлгать Таҗетдин җыелган халыкны өч рәткә бүлеп утыртты. Беренче сафка имамнарны, икенче рәткә - ахуннарны, өченче рәткә - җәмәгать вәкилләрен һәм бу сафларга тирән мәгънә дә салды. Шайтан өч боҗра аша уза алмас!

- Русиядә бер мөфтият төзү турында сүз алып барылдымы?

- Бу бик өлгергән мәсьәлә. Насарилар Русия күләмендә генә түгел, җир шары буйлап берләшү сәясәтен алып баралар. Без, мөселманнар, бер мәмләкәт кысаларында да оеша алмыйбыз. Без, татарлар, тарихыбыздан сабак ала белмибез. Менә шул таркаулыгыбыз аркасында татар дәүләтеннән колак какты.

Бүгенге көндә татарның Шәймиевы бар. Аңа ышанычыбыз зур. Берләшү кирәк. Бер мөфтиятне оештыру бәлки июнь аендагы очрашуда булыр.

- Июнь аендагы җыенга күпме халык килү көтелә һәм бу нинди проблемалар тудыра?

- Әйтүләре буенча 25 мең кеше килергә тиеш. Иң элек заманча тәһарәтханәләр кирәк, нәкъ менә Самар Җәмигъ мәчетендәге кебек. Чит ил кунаклары киләчәк бит.

- Бу җыеннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

- Ислам дине гарәп җирлегендә туса да, аны җир шары буенча таратуда татарлар күп көч куйганнар. Татарлар төрле мәмләкәтләргә муллаларын таратканнар, татар байлары мәчетләр салдырган. Татарлар беренче булып Коръәнне типографиядә бастырды.
XS
SM
MD
LG