Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Киевка кисәтү ясый


Русия үз илчесен Украинадан чыгарып җибәрү белән янаган Киевка кисәтү ясады.
Сишәмбе көнне Украина җитәкчелеге Русия илчесе Виктор Черномырдинны дипломатик булмаган сүзләр әйтүдә гаепләп илдән чыгарып җибәрү белән янаган иде.

Русия тышкы эшләр министрлыгының интернет сәхифәсендә бу "Украина хакимиятләренең чираттагы дошманча адымы" дип бәяләнә.

Черномырдин узган атнада "Комсомольская Правда" газетына Украинада президент сайлаудан соң хакимияткә "аек акыллы, лаеклы кешеләр" киләчәк дигән иде.

Сайлау киләсе февраль аена кадәр үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG