Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура мәчет төзелеше акчасының югалуын тикшерә


Башкортстан прокуратурасы Уфада "Салават" мәчете төзелеше өчен сәдака акчаларыннан җыелган 71 миллионлап сумны үзләштерү, туздыру һәм тиешсезгә тоту турында җинаять эше ачу мәсьәләсен күтәрде.

Башкортстан прокуроры ярдамчесе Лариса Кучина әйтүенчә, Уфада меңьярым кеше сыйдырышлы зур мәчет төзү өчен 300 миллинлап сум сәдака җыелган. Шуның 71 миллионы туздырылган һәм тиешсезгә тотылган.
XS
SM
MD
LG