Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

АКШ Әфганстанга 17 мең хәрби җибәрә


Әфганстан таулары арасында Кушма Штатларның "Апач" боралагы

Әфганстан таулары арасында Кушма Штатларның "Апач" боралагы

Американ президенты Барак Обама үзенең беренче хәрби чарасы итеп, Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрергә карар итте.

Хәзерге вакытта Әфганстанда 35 меңнән артык американ хәрбие бар. Әммә Обама сүзләренчә, анда вазгыять начарлана бара, шуңа күрә ашыгыч чаралар күрергә кирәк.

Җәй эссе көтелә

Һавалар җылытуга Талибан сугышчылары янә хәрәкәткә килер дип көтелә. Моннан тыш, август аенда Әфганстанда сайлаулар үтә. Анда да иминлек тәэмин итәргә кирәк.

Әфганстанга җибәреләчәк 17 меңләп хәрбинең зур өлеше затлы марин гаскәреннән булачак. Алар анда яз һәм җәй айларында килер дип көтелә.

Узган төндә Обама телефон аша Әфганстан президенты Хәмид Карзай белән сөйләште. Обама вазыйфасына керешкәннән бирле бу аларның беренче сөйләшүе булды.

Соңгы вакытта Вашингтонда Карзайның җитәкчелек сәләтенә шикләр әйтелә башлаган иде. Обама шалтыратуына Кабулда куандылар. Карзайның сүзчесе, мондый чакта еш әйтелә торган "ике ил арасында яңа чор башлана" дигән сүзләр әйтте.

Өстәмә хәрбиләр Талибан иң әүзем хәрәкәт иткән көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрдә урнашыр дип көтелә. Британия, Канада һәм Һолланд хәрбиләре моңарчы анда әллә ни уңышка ирешә алмады.

Дипломатия дә кирәк

Өстәмә гаскәр җибәрергә карар итсә дә, Обама бу мәсьәләне бер хәрби юл белән генә хәл итеп булмый, диде. Канадага барыр алдыннан бу илнең CBC телевидениесенә биргән әңгәмәсендә ул, дипломатия һәм икътисади чаралар да күрегә кирәк булачак диде.

Американ һәм НАТО көчләре Әфганстанда һаман да ирекле хәрәкәт итә алмый. Соңгы айларда Талибан һөҗүмнәре аркасында Хибәр үткеле аша йөк ташу шактый авырайган.

Өстәвенә Кыргызстан американ хәрбиләрен Манас ныгытмасыннан чыгарырга карар итте. Атнакич көнне кыргыз парламенты президент Бакыевның бу тәкъдимен тавышка куя һәм раслар дип көтелә.

Бишкәк Манас ныгытмасын кулланган өчен американнардан күбрәк акча алырга теләде. Бакыев үзенең карарын Мәскәүдә игълан итте. Моның алдыннан Русия Кыргызстанга 2 миллиард доллар күләмендә ярдәм вәгъдә итте. Күзәтүчеләр моның артында Кремль кулын күрә.

Американнар 6 ай эчендә Манастан китәргә һәм Әфганстанга кирәк-яраклар ташу өчен башка юл табарга тиеш буалачак. Кайбер белгечләр бу юл күрше Үзбәкстан аша булыр дип фаразлый. Шушы атнада АКШның бу төбәктә хәрби җитәкчесе генерал Дэвид Петреус Үзбәкстанда булып, президент Ислам Кәримов белән очрашып кайтты.

XS
SM
MD
LG