Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 41 меңнән артык эшсез теркәлгән


Бер атна эчендә 2 меңләп кеше эшсез калган. Шуларның 1150-се Чаллыда.

Узган 3 атнада гына да Татарстанда рәсми эшсезләр саны 10 меңгә арткан.

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин министрлык ел ахырына кадәр эшсезләр санын 60 меңнән арттырмаска тырышачак диде.

Аның әйтүенчә, бу кризисның иң югары ноктасы җәй айларында булачак.

Кайбер күзәтүчеләр фикеренчә исә, эшсезләр саны шундый тизлек белән арта барса, җәен 100 меңгә дә җитәргә мөмкин.

Министр эшли дип саналган 70 меңләп кешенең эш белән тулысынча ук тәэмин ителмәвен дә белдерде.
XS
SM
MD
LG