Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет һәм интернет куркынычмы?


Үзбәкстандагы мәгариф җитәкчеләре мәктәп балаларына мәчет һәм интернет кафеларга йөрергә кушмый. Күзәтүчеләр моның артында сәясәт ята, ди.

Андиҗан вилаятендәге мәктәп директоры, укытучыларга мәктәп балаларының мәчеткә йөрү-йөрмәвен тикшереп йөрү кушылган, дип хәбәр итте. Исемен әйтергә теләмәгән бу мәктәп җитәкчесе, мәгариф министрлыгының мондый күрсәтмә бирүен раслый.

Бу хактагы күрсәтмә яшьләр һәм җинаятьчелек темасына багышланган җыенда бирелгән булган. Утырышта уку сәгатьләрендә яшьләрне интернет кафелардан, уен клубларыннан һәм хәтта мәчетләрдән дә аерыр өчен күбрәк эшләргә кирәк дип әйтелде.

Андиҗандагы мәктәп җитәкчесе: "Мин һәр сыйныф җитәкчесен укучыларның мәчеткә йөрү-йөрмәвенең сәбәпләрен тикшерергә сорадым. Алар, андый укучыларбыз юк, диделәр. Әмма без барыбер мәчетләрне тикшереп йөрибез. Әгәр укытучылар мәктәп балаларын мәчеттә күрә икән, аларны дәрескә кайтарып җибәрә”, дип әйтә.

Балаларга ничә яшьтән мәчеткә йөрү рөхсәт ителүен билгеләүче рәсми кагыйдә юк, әмма мәгариф министрлыгы гыйбадәтханәләргә мәктәп укучыларына йөрергә кушмый.

Күптән түгел, Андиҗандагы ата-аналар балалары интернет кафеларга, уен клубларына һәм мәчетләргә йөрмәячәк дигән аңлатмалы кагәзьне имзаларга мәҗбүр булды.

Аддугафор Дадабаев та мәктәп җитәкчелеге биргән шундый кәгазь астында кул куйган булган.

“Бу мәктәп белән ата-аналар арасындагы килешү сыман. Алар безгә, баланың мәктәпкә вакытында килүен, өй эшләрен тикшереп барачакбыз, аларның ниндер төркемнәргә керүенә, теләсә нинди уен уйнар өчен интернет кафеларга йөрүенә юл куймабыз, аларны контрольдә тотачакбыз дип язырга кушты”, диде.

Дин иреген кысумы?

“Форум 18" яңалыклар хезмәте өчен Азия илләрендә исламның торышы турында язучы белгеч Феликс Корлей, мондый чаралар Андиҗанда гына түгел, башка күп җирләрдә дә оештырыла диде.

“Кайбер ата-аналарны полициягә чакыртып, балаларның мәчетләргә нигә баруына аңлатмалар яздыралар. Мәктәпләрдәге җыелышларда, балаларга гыйбадәтханәләргә йөрмәскә дип кат-кат әйтәләр. Бу кампаниядә тәртип саклаучылар, жирле мәгълүмат чаралары һәм мәхәллә дә катнаша”, дип әйтә Корлей.

Андиҗан хакимиятләре мәчетләргә йөрүгә тыюны, яшьләрне төрле җинаятьләрдән сакларга тырышу белән аңлата. Әмма гади халык, хакимиятләр дини агымнарның тәэсирен киметергә тырыша, дип уйлый.

Үзбәкстан хакимиятләре дини төркемнәргә һәм үзәкләрнең эшен кысрыклый. Ил җитәкчеләре, шул исәптән президент Ислам Кәримов та, даими рәвештә Үзбәкстан ислам хәрәкәтен һәм Хизб-ут Таһрир ошемаларын террорчылыкта, экстремистлыкта гаепли.

Террорчылар кемгә кирәк?


Әмма илдәге хокук яклау оешмалары, хакимият террорчылык куркынычы турындагы сөйләшүләрне каршы фикердә торучылар белән көрәш өчен куллана, дип әйтә.

Хьюман Райтс Вотч оешмасының мәгълүматларына караганда, шул рәвешле 6 меңләп гади мөселман кешесе хакимият тарафыннан төрмәләргә ябылган, дип белдерә.

Ташкенттагы сәясәт белгече Ташпулад Юлдошев, мәктәп укучыларына, мәчетләргә йөрүне тыю артында социаль каршылыктан курку ята, дип саный.

“Сәбәп шунда ки: кешеләр бергә җыелганда тормыштан зарлана башлый. Алар Русия һәм Казакъстандагы мигрантларның хәле турында сөйләшә ала. Һәр утырышта, һәр эштә, кешеләр гадәттә сәясәт турында сөйләшә. Мондый әйберләр кешеләрне берләштәрә ала һәм хәрәкәт итәргә этәрә ала”, ди ул.

Интернет кафеларга йөрүне тыю, яшьләрне уыеннардан түгел, челтәрдәге ирекле мәгълүмат чараларынан аерырга тырышу ята, ди фаразлый Ташкенттагы белгеч Ташпулад Юлдошев.
XS
SM
MD
LG