Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Башкортстан артистларын алкышлады


Мәскәүдә Казан артистлары бик еш булып, концерт программалары күрсәтелеп торса да, Башкортстан сәнгать эшлеклеләре чыгышы сирәк күренеш.

Ә менә узган атна ахырында мәскәүләр – татары-башкорты бергә Башкортстан артистларын алкышлады.

“Рух” продюссер үзәге оештырган бу программада Башкортстаннан кырыкка якын артист катнашты. Алар арасында танылган җырчылардан Флера Килдеярова, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Фәдис Ганиев, Азамат Тимеров, курайчы Рөстәм Шәрипов, баянчы аталы уллы Фатыйховлар, биючеләр Рафаел Сәетов, Юлия Габитова “Караван Сарай” төркеме һәм башкалар бар иде. Башкортстаннар ул күләмле программаны Башкортстан филармониясенең 70 еллыгына багышлана дип игълан иттеләр.

Милли киемнәр, милли моңнар гына түгел, сәхнә артына эленгән пәрдәдә күрсәтелгән документаль тасма тамашачыларны Башкротстан табигате белән таныштырып, Урал буйларына, киң аланнарга, Агыйдел буйларына алып китте. Тамашачылар бу очрашудан бик канәгать калганнарын әйтте.

Башкортстанның гына түгел, Татарстанның вәкиле Назиф Мириханов та битараф калмаган бу сәнгать бәйрәменнән. Ул килгән кунакларны сәләмләп сәхнәгә менгәч, барысын да шаккатырып башкорт телендә чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, татар-башкорт сәнгате - Алтын Урда заманнарыннан калган милли байлык. Башкорттан башка татар сәнгате, татардан башка башкорт сәнгате була алмый, алар элек тә бергә булган, киләчәктә дә бергә булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG