Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конгресс рәиссез кала язды


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының чираттан тыш утырышы булды.

Анда башкарма комитетының ике әгъзасы гаризасына ярашлы алар оешмадан чыгарылды. Моны алар эшләргә вакыт җитмәү белән аңлатты. Утырышта башкарма комитет рәисе Тимергази Галиев рәислектән алуларын сорады. Моны ул эш нәтиҗәләре булмау өчен дип аңлатты.

Башкарма комитет әгъзалары рәисне көзгә кадәр урыныннан китмәскә үтенделәр. Эш шунда, агымдагы елның җәендә Башкортстан халыклары ассамблеясы корылтае була. Ассамблеяга татар конгрессы да керә. Шуңа рәисне шул чара үткәнче җибәрмәскә булдылар.
XS
SM
MD
LG