Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Прокурор хөкүмәт җитәкчесен яклады


Русия парламентындагы Башкортстаннан сайланган депутат Иршат Фәхретдинов Башкортстан хөкүмәте башлыгы Раил Сарбаевка гаепләү белдергән иде.

Аның сүзләренә караганда, Раил Сарбаев милек министры булган чорда Юмагуҗа сусаклагычын төзүгә бүленгән акчаларның максатсыз кулланылуына юл куйган.

Депутат бу хакта прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин бу мәсьәлә буенча тикшерү үткәрелүен, гаепләүнең чынбарлыкка туры килмәвен белдерде.

XS
SM
MD
LG