Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент нинди милләттән булыр?


Русия президенты Дмитрий Медведев берничә төбәк җитәкчесен вакытыннан алда вазифасыннан алу турында фәрманы булу белән Башкортстанда да фаразлар таралды.

Аларга караганда, республика президенты Мортаза Рәхимовка да күп калмаган. Интернетның “Ревинформ” сәхифәсе аның бу ай ахырында ук алыштыру ихтималлыгын хәбәр итә.

Русиянең җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге Башкортстанның яңа башлыгы нинди милләттән булырга тиешлеге турында сорашу үткәргән. Аңа карагаганда, халыкның 32% президент мотлак башкорт милләтеннән булырга тиеш, 31% кеше милләте мөһим түгел дип җавап биргән.

Җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге, гадәттә, дәүләт структуралары заказын үти. Шуңа моны рәсми даирәләрнең җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүе дип кабул итәргә кирәк. Бу турыда билгеле этносәясәтче Илдар Габдрафыйков белдерде.
XS
SM
MD
LG