Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ генералы: 2009 ел Әфганстанда авыр ел булачак


Әфганстандагы АКШ көчләренең югары җитәкчесе, генерал Дэвид МакКиернан 2009 ел Әфганстанда авыр ел булырга охшый, алдагы елда Талибанга каршы сугыш Кушма Штатлардан күп көч таләп итәр дип көтәм дип белдерде.

МакКиернан Вашингтонда хәбәрчеләргә президент Барак Обаманың бу атнадагы фәрманы нигезендә Әфганстанга озатылачак 17 мең хәрбинең күпчелеге Талибан оясы саналган көньякка җибәреләчәк һәм Әфганстанда август аенда үтәчәк сайлауга кадәр эшкә керешәчәк диде.

Өстәмә көчләр килгәннән соң Әфганстандагы АКШ хәрбиләре саны 55 меңгә җитәчәк.

Күпчелеге НАТО әгъзалары булган коалиция илләре Әфганстанга барлыгы 30 меңләп өстәмә хәрби җибәрә.
XS
SM
MD
LG