Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:32

Русиянең кайбер хакимият җитәкчеләре правослау дине җәмгыятьнең һәр өлкәсенә үтеп керергә тиеш дип саный. Кануни булмаса да бу күренешләр арта бара.

Правослау руханилары инде хастаханәләргә килеп хатын-кызларны бала төшермәскә үгетли, юл хәрәкәте иминлеге хезмәте вәкиләре белән тәртип сакларга чыгып иконалар тарата, Русия төбәкләрендәге мәктәпләрнең күбесендә правослау дине нигезләре укытыла. Әмма Мәскәү җитәкчеләренә бу аз кебек тоела, күрәсең. Мисал өчен, Русия Дәүләт думасының беренче вице-спикеры Любовь Слиска чиркәүнең җәмгыятькә үтеп керү чикләүчеләрен бетерергә кирәк дип белдерә.

Аның сүзләренчә, нәкъ чиркәү җәмгыятьне берләштерү бурычын үти ала һәм моның өчен ул дөньяви һәм дини тормыш бергә үрелеп барырга тиеш дигән фикердә тора.

“Правослау кыйммәтләр Русиянең көчле суверен дәүләт булып үсеш алачагына нигез булып тора”, ди Слиска.

Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин сүзләренчә, идеология буларак правослау дине нигезләрен кертергә тырышу очраклары элек-электән үк булган.

Рәфыйкъ Мөхәммәтшин
“Мондый фикерләрдә бернинди яңалык юк. Ул хакта 20 гасыр башында урыс фәлсәфәчеләре дә язды. Кабат-кабат бер үк сүз сөйләү һәм Слиска кебек парламентта булган җитәкчегә Конституцияне бозуга этәрү бер дә аңлашылмый. Әлбәттә дини кыйммәтләр дәүләттә үз ролен уйный, әмма бу бит аны идеология дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк дигән сүз түгел”, ди Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, бүген Русиядәге бөтен система дөньяви дәүләттә яшәүгә корылган һәм правослауларның күп гамәлләре канунсыз эшләнә.

“Мисал өчен Мәскәү өлкәсенең 50% мәктәбендә правослау мәдәнияте нигезләре укытыла диелгән, интернетта. Бу Конституцияне бозып эшләнә. Русия мөселманнары өчен киләчәктә бу гамәлләр канун кысаларына ук кертелмәс дип өметләнәсе генә кала”, ди Мөхәммәтшин.

Конституция нигезендә, дин дәүләттән аерылган булуган карамастан, Русиядәге дәүләт телерадиоширкәтләрендә православие белән бәйле чаралар бик мулдан күрсәтелә. Мисал өчен патриарх Кириллны сайлау зур бер вакыйгага әйләнде. Казандагы бер мөселман рухание хәтта Татарстанда да кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары православ дине белән генә бәйле чараларга өстенлек бирелә дип канәгатьсезлек белдерә.

“Татар-информ”ны кайчан ачып карасаң да, анда правослаулар белән бәйле бәйрәмнәр язылган була”, ди исемен әйтергә теләмәгән мөселман рухание.

XS
SM
MD
LG