Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эш тәкъдим итүчеләр дә, эшсезләр дә арта


Берәүләр кризис вакытында эшләрен югалтып, әҗәткә кереп, гаиләсен ашата алмыйча кайгыга “батса”, икечеләр, киресенчә, бу хәлләрдән файдаланырга тырыша.

Татарстанда канунсыз эшләүче һөнәр ширкәтләренең, ягъни кадр агентлыкларының күбәюе бүген гадәти күренеш. Эш табырга телисең икән, 300 сумыңны түлисең дә, бетте-китте. Тәкъдим ителгән эш урыннары исә чынбарлыкта бармы, юкмы, моны алдан берәү дә тикшереп тормый. Күрсәтелгән адрес белән баргач ул тәкъдим ителгән эш булмау гадәти күренеш.

Хокук яклаучылар исә, бу хәлне, кризис тәэсирендә болай да эшсез калганнарны талау, дип бәяли.

Билгеле, барлык һөнәр ширкәтләре дә канун бозып эшләми. Әмма гади гади халыкка чынын, ялганыннан аеруы кыен. Шуңа да Казанның мәшгульлек үзәге хезмәткәре Энҗе Закирова, шикләнүчеләргә үзләренең үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

“Эш урыннарын азрак тәкъдим итсәк тә, без агенстволардан аерылмалы буларак эш эзләүчедән акча алмыйбыз. Безнең үз сәхифәбез бар. Шулай ук кешеләр Татарстан һәм Русия мәшгульлек үзәкләре сәхифәләренә дә мөрәҗәгать итә ала. Канунсыз эшләүче кадр агентлыклары турында күп сөйлиләр. Әмма аларның кайсы ничек эшләвен тикшерергә хакыбыз юк. Без бу гамәлгә бары тик үз хезмәтебезне күрсәтеп кенә каршы тора алабыз”, ди Энҗе Закирова.

Рәсми мәгълүматларга караганда Татарстанда бүген 41 мең эшсез теркәлгән. Чынбарлыкта эшсезләр саны 60 меңгә якын, ди белгечләр. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин исә ел ахырына кадәр рәсми теркәлгән эшсезләр санын 60 меңгә якынаерга мөмкин, ди.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, алдагы сайлау эшсезләрнең төгәл санын белергә комачаулый. Сәясәт фәннәре докторы Сергей Сергеев сайлаудан соң күпләп эштән чыгару гамәле башланачак, ди.

“Минемчә, хакимият 1 мартка кадәр халык күңелен күтәренке тотуны максат итеп куйган. Кризис булуга карамастан, вакытында хезмәт хакы түләргә, мөмкин кадәр азрак кешене эштән чыгарырга тырыша һәм башкалар. Ә инде сайлау үткәч исә, җир ярылса да ярый, барыбер дигән кебегрәк. Хакимият халыкны сайлау узганчы йоклатып тотмакчы. Алар халык берни аңламыйча, кирәкле фиркагә ("Бердәм Русия"гә) тавыш бирәчәгенә ышана”, ди Сергей Сергеев.

Җитәкчелек тарафыннан халыкны мөмкин кадәр эшсез калдырмаска тырышырга кирәк дигән боерык бирелсә дә, декабрьдә генә дә, янәсе, 12 мең кеше үз теләге белән эшеннән киткән, 36 мең кеше исә үз хисабына вакытлыча ял алган. Белгечләр моны да, ихтиярый - мәҗбүри рәвештә эшләнгән гамәл ди. Чөнки үз ризалыгы белән һәм озак ял алган хезмәткәргә түләүләр каралмаган.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы исә тиздән республикада 25 мең җәмәгать эш урыннарын булдырмакчы. Татарстан хөкүмәте белән хезмәт һәм мәшгульлек федераль идарәсе бу турыда килешү дә имзалаган. Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, дүшәмбе Русия хакимияте моның өчен Татарстанга 1 миллиард сум акча күчергән. Җәмәгать эш урыннары республикада 50 мең кешене эш белән тәэмин итә алар, ди министр. Аның сүзләренчә, моңа урам җыештыру, койма кору, авыл хуҗалыгы, торак коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләү керә.

Түләү мәсьәләсенә килгәндә, мондый эшләр минималь хезмәт хакы – 4330 сумнан азрак бәяләнергә тиеш түгел, ди Шәфигуллин. Моңа өстәп җәмәгатьчелек эшендә катнашканнарга министрлык та ай саен 1700 сум түләп барырга җыена. Кризис вакытында аена 6 мең сум хезмәт хакы алу начар түгел, ди министр Айрат Шәфигулин.
XS
SM
MD
LG