Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фатих Кәрим СССРны яклап көрәшкәнме?


Кайберәүләр шигъриятнең сугышка багышланган өлешенә генә түгел, ә башка ягына да зур игътибар кирәк, дип белдерә.

Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” исемле китабы тәкъдим ителде.

Ләйлә Кәримова кулында "Соңгы дәфтәр"
Шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова әйтүенчә, бу китапка моңа кадәр дөнья күрмәгән әсәрләре кергән. Кризис вакыты булуга карамастан “Соңгы дәфтәр” китабы 3 ай эчендә дөнья күргән. Тышлыкта Фатих Кәрим солдат киеменнән, ике ордены һәм фронттан язган хаты да төшерелгән.

Бу китапны тиз арада чыгару өчен тырышкан Халык шагыйре Ренат Харис әйтүенчә, яу кырында булган төрле милләт шагыйрьләренең бик азының гына дәфтәрләре сакланып калган. “Безнең милли горурлыгыбызны ныгыта торган дәфтәр бу. Бу дәфтәрдә Фатих Кәримнең бөек шигырьләре генә түгел, ә бөек рухы һәм җанының бөеклеге дә сакланып калган. Ә милләт ул олы җанлы, бөек рухлы кешеләре күп булганда гына үзен чын мәгънәсендә камил милләт дип саный ала”, ди Ренат Харис.

Кайберәүләр әйтүенчә, бүгенге Русия сәясәте һәм нинди генә чара булмасын “Русия алга!”, “Без - бердәм Русия” дип җыелганнарны гел-гел кычкыртып тору, шигарьләр элеп кую төрле милли республикаларда яшәүчеләрнең милли горурлыгын сүндерүгә, милли үзаңын томалауга юнәлгән.

Ренат Харис
“Бу хәлне ил тарихының бөтен чорында күреп була. Һәрвакыт милли сәнгать һәм мәдәнияттан киңрәк булган милли культура ниндидер басым астында тора. Бүгенге көндә дә шулай. Халык һәрвакыт үзенең культурасын мәдәнияте белән бергә саклап калырга тырыша.

Без бүген шуны үзебезнең чаралар белән эшләргә тырышабыз. Фатих Кәримнәр, рәсем сәнгатендәге Бакый Урманчелар, музыка сәнгатендәге Салих Сәйдәшевлар, Рөстәм Яхиннар иҗатын барлап һәм күрсәтеп, халыкка бирә тору менә шушы милли аңыбызны, милли культурабызны, милли мәдәниятебезне саклап калырга тырышу”, ди Халык шагыйре.

Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова да соңгы вакытта төрле халыкларның милли үзенчәлекләрен бертөслегә әйләндерергә тырышу сәяәсте тагы да көчәйгәнлеген кире какмый. “Рус халкыннан ким халыкларга ул фаҗига булырга мөмкин”, ди Нәҗипова.

Гөлчәчәк Нәҗипова
Һәм моңа офтанып кына утырырга да ярамый дип тә өсти ул. Моның өчен, Нәҗипова фикеренчә, иң югында күренекле татар шагыйрьләрен чит телләргә тәрҗемә итергә кирәк. Билгеле булганча, бүген урыс теленә тәрҗемә ителгән япон, испан поэзиясе һәм башка халыклар шигърияте белән кызыксыну арта.

“Бәлки дөньяда татар поэзиясенә дә кызыксыну уяныр һәм шуның аша безгә игътибар күбәер иде”, ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Фатих Кәримнең “Соңгы дәфтәр” китабын тәкъдим итү Милли музейда үтте. Башта шагыйрьнең сугыш чоры поэзиясе турында чыгышлар күбрәк булды. Ә менә Казан театр училищесы студентлары Фатих Кәримнең Сталин чорында күргән җәбер-золымнары, газаплары турында ул вакытта язылган шигырьләрен, истәлекләрен сөйли башлагач залда утыручылар җанланып китте. Бу шигъри, җырлы күренешне укытучылары Инсаф Абдулла белән бергә әзерләгән алар.

Инсаф Абдулла шагыйрь тормышының һәм иҗатының моңа кадәр бик үк билгеле булмаган ягына игътибар җитеп бетми ди. Аның фикеренчә, шигъриятен гел II дөнья сугышы аша гына күрсәтү дә бик үк дөрес түгел.

“Профессорлар, академиклар өлкән яшьтә. Аның шул әсәрләре буенча докторлык диссертацияләре яклаган. Шул агым килә әле. Бүгенге яшьләр Фатих Кәрим иҗатына икенчерәк карар иде. Ләкин дәреслекләр, программалар шул килеш калган. Бүгенге әдәбият дәреслекләренә карасаң, нәрсә кирәк, нәрсә кирәкмәгәнен укытучы үзе дә хәл итергә тиеш, әлбәттә.

“Ант” шигырен дә башкача аңлатып була бит. “Туган ил өчен, балам өчен, хатыным өчен китәм” ди. Туган ил бит ул – хатын, бала, әни. Гомүмән, сугышка Советлар Берлеге өчен китмәгән ул”, ди Инсаф Абдулла. Аның сүзләренчә, туган ил сүзе эченә туган җире, үзара гел татарча гына сөйләшкән туган авылы сыенган.
XS
SM
MD
LG