Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:37

НАТО Әфганстан стратегиясен күздән кичерә


НАТО илләре саклану министрлары АКШ Талибанга каршы хәрби чараларны көчәйтергә чакырганда Әфганстандагы стратегияне күздән кичерде.

Польшаның Краков шәһәрендә үткән сөйләшүләрдә НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер сугышчылар Пакстанны да тотрыксызландырырга тели, шуңа күрә НАТО Әфган низагына киңрәк карарга тиеш диде.

"Без бар төбәккә карарга тиешбез, чөнки Әфганстан бер утрау гына түгел. Вакытны һәм ресурсларны әрәм итмәү өчен безгә хәрби чаралар белән бергә нәтиҗәле итеп цивиль тырышлыкларны да арттырырга кирәк. Безгә үзебезнең яхшы гамәлләребезне һәм экстремистларның яман җинаятьләрен ныграк күрсәтә белү кирәк," - диде Схеффер.

АКШ саклану министры Роберт Гейтс тагын бер мәртәбә НАТОның башка илләрен Әфганстанга өстәмә көчләр җибәрергә чакырды.

XS
SM
MD
LG