Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Дәүләт Думасында Русия төбәкләре тәкъдиме белән дәүләт мәгәриф стандартына кертелгән үзгәрешләргә ризасызлык белдерелгәнлектән парламент тыңлаулары узды.

Дәүләт Думасының милләтләр эше комитеты оештырган бу чарада Русиянең барлык милли төбәкләреннән вәкилләр, дәүләт думасы депутатлары, галимнәр катнашты.

Октябрь аенда бу тема багышланган утырыш Казанда да уздырылган иде. Русия Дәүләт думасында узган утырышта Татарстаннан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев чыгыш ясады. 3 сәгатьтән артык барган очрашуда күп төрле чыгышлар булды.

Фәрит Мөхәмәтшин һәм Илдус Илишев үзләренең чыгышларында милли республикаларда яңа канун нигезендә уку стандартларыннан төшерелеп калдырылган милли компонентның бик мөһим булуын исбатларга тырышып, Балтыйк буе илләрендә рус теленә булган мөнәсәбәт Русия хөкүмәтендә ни кадәр ризасызлык тудырганын искә төшерделәр.

Шулай ук Югославия, Косово тарихындагы сугышка китергән вәзгыятьнең дә телләргә булган тискәре мөнәсәбәттән килеп чыкканына басым ясадылар. Бу мисаллар очрашуны алып барган Дәүләт думасы җитәкчесенең беренче урынбасары Любовь Слискага бер дә ошамады күрәсең, ул хәтта андый мисал китерүдән тоткарланырга киңәш бирде.

Милли төбәкләрдән килгән вәкилләр, милли телләргә игътибар федераль югарылыкта булырга тиеш, алай гына да түгел, милли мәдәниятне, милли телләрне сакларга ярдәм иткән дәрес программалары федераль уку стандартларына кертелергә, аларның дәреслекләре дә федераль үзәк акчасына басылырга тиеш, диделәр. Бу хакта Төньяк Осетиядән килгән фәннәр докторы Тамерлан Комбулов белдерде.

Ләкин Дәүләт думасының милләтләр эше комитеты рәисе урынбасары Аркадий Баскаев, туган телне саклап калу турында кайгырту гадәти нәрсә, сездән аны беркем дә тартып алырга җыенмый, дип белдерде.

“Башкортстанда, я булмаса Татарстанда туган тел өйрәнелми дигән сүзгә беркем дә ышанмас, кем тыя аны? Әле канун да көзгә генә көченә керәчәк. Гомумән, былтыр беренче класска укырга кергәннәр әле иске канун нигезендә тагын ун ел укыячаклар”, дип тынычландырырга тырышты.

Аның бу сүзләренә каршы Якутиядән килгән депутат Егор Жарков: “Әлеге канун көченә кермәгән булса да, безнең республикада прокурор бүгеннән үк “төбәк компоненты” дигән терминны чикли. Ә бездә прокурор канунан да өстен”, дип белдерде.

Чыгыш ясаучылар арасында Русия халыклары ассамблеясы җитәкчесе Рамазан Абдулатипов та бар иде. Ул үзенең чыгышында бүгенге вәзгыятьне тасфирлаучы мәзәк тә сөйләде:

“Филләр белән кырмыскалар футбол уйнаганнар. Матч беткәч филләрнең башлыгы кырмыскалар янына килеп болай ди: “Гафу итегез инде, без сезне биредә әзрәк таптадык, әмма берни эшләп булмый, бу уен иде бит. Кырмыскалар башлыгы да филгә үзенең футболкасын бүләк итеп: “Нишлисең, уен уен инде ул”, дип җавап биргән.

Менә шулай итеп, без бер өйдә яшибез, сез безне таптамагыз. Рус теле яклауга мохтаҗ түгел, без барыбыз да урысча беләбез”, диде Рамазан Абдулатипов.

Үзенең чыгышын тәмамлап, Рамазан Абдулатипов федераль үзәкнең канун бозуына басым ясады. “Ботен бәла, 1996 елдан бирле өйрәнелә башлаган милли сәясәт коцепциясенең, милләт эшләре белән шөгыльләнә торган министрлыкның булмавында. Андый министрлык булса, мәгәриф министрлыгына милли мәгарифне ничек төзү турында киңәш бирер иде”, диде Рамазан Абдулатипов.

Очрашу тәмамланганнан соң, парламенттагы сөйләшүләрнең нәтиҗәсе итеп, Татарстанның дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

“Күп кенә төбәк вәкилләре бу парламент тыңлауларында үз фикерен җиткерде. Бу бик борчулы мәсьәлә. Бик кайгыртып әйтелгән сүзләрне ишетергә тиешләр дип ышанасыбыз килә. Парламент тыңлауларындагы фикерләрне туплаганнан соң, оешкан эш төркеме канунга үзгәрешләрне тәкъдим итәр дип уйлыйм. Без инде үз ягыбыздан ул тәкъдимнәрне керттек. Алар узарга тиеш дип уйлыйбыз. Нәрсә булып чыгар, барысы да Алла кулында!”, диде ул.

Федераль укыту стандартларына милли компонентны кайтару турында Русия күләмендә җитди сөйләшүләр башланды. Ә менә әлеге канун гамәлгә кергәнче ул милләтләр өчен файдалы борылыш бирерме, анысын вакыт күрсәтәчәк.

XS
SM
MD
LG