Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманлыкка кире кайту


19-20 февраль көннәрендә Казанда “Бүгенге Русия һәм БДБ илләрендә ислам тикшеренүләре” дип аталган I халыкара фәнни гамәли симпозиум узды.

Чараның беренче көнендә чит илдән кунаклар Казан дәүләт университеты музее, Казан кирмәне белән танышты. Икенче көнне КДУ китапханәсендә симпозиумның пленар утырышы булды. Анда тарих фәннәре докторы Индус Таһиров, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Корганов, Татарстан министрлар кабинеты каршында дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстан диния нәзарәте, КДУ вәкилләре катнашты. Барлыгы, 100-гә якын кеше җыелган иде.

Җыелышта катнашучыларны сәламләп, Индус Таһиров: “Тарихта төрле вакытта диннәргә караш үзгәреп торды. Билгеле Явыз Иван тәхеттә булган вакытта татарлар көчләп христианлаштырылды. Бүген без моны тарих хатасы булуын аңлап,Татарстанда ислам динен үстерергә тиеш”, диде.

Симпозиумда катнашучыларны бүгенге көндә ислам динен террорчылык белән бәйләүләре борчый. Җыелышта Идел буе федераль төбәгендә, Татарстанда исламга карата дәүләт сәясәте турында да чыгышлар булды. Чараның максаты – соңгы 20 елда Русиядә ислам үсешенең тикшерү, ди галимнәр.

Симпозиум катнашчылары резолюция дә кабул итте. Биредә алар, бертавыштан, бүген исламның икътисадта катнашуы аз өйрәнелүне әйтә. Галимнәр исламны өйрәнгәндә аерым фактларга түгел, гомуми ислам белемнәренә таянырга кирәк, ди. Ислам белеме югары уку йортларында да өйрәнелергә тиеш. Массакүләм мәгълүмат чараларына, төрле мәдәният үзәкләренә исә, үз чиратында, исламны халыкка аңлату эше йөкләнә. Евразия халыкара тикшеренүләр үзәге оештырган мондый чаралар ислам нигезләрен өйрәнүдә нык этәргеч булып тора, ди галимнәр. Алар фикеренчә, мондый җыелышны даими рәвештә һәр ел үткәрергә кирәк.
XS
SM
MD
LG