Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:52

Таҗикстан НАТО өчен Әфганстанга транзит юлы ача


АКШ контр-адмиралы Марк Һарнитчек Таҗикстан НАТО илләренә үз җире аша Әфганстанга хәрби булмаган йөк ташуны рөхсәт итү турында нигездә килеште дип белдерде.

Һарнитчек Таҗик дәүләт телевидениесендә Таҗикстан НАТОга үз тимер юллары һәм машина юллары аша Әфганстанга хәрби булмаган йөк ташуны рөхсәт итте диде.

Соңрак матбугат очрашуында исә ул килешүнең әле имзаланмаганлыгын белдерде.

Кыргызстан АКШ хәрбиләре урнашкан Манас һава базасын ябачагы турында белдергәннән соң, Вашингтон Әфганстандагы көчләре өчен башка тәэминат юллары эзли.

Элегрәк АКШ Үзбәкстанның да үз җире аша Әфганстанга хәрби булмаган йөк ташуны рөхсәт итәргә ризалашуы турында белдергән иде.

XS
SM
MD
LG