Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Иран турында яңа хисабы


Иранның Натанз уран баету корылмасы
Иранның Натанз уран баету корылмасы

Тәһран уран баетуны киңәйтүдә акырынайса да, 1 атом бомбасына җитәрлек материал туплаган.

БМО тикшерүчеләре Тәһранның уран баету корылмаларын арттыру юнәлешендә акырынаюын ачыклаулары турыда белдерә.

Әмма материал туплау дәвам итә һәм ул бер атом бомбасы ясау өчен җитәрлек булырга мөмкин диелә.

Болар турында Халыкара атом энергия идарәсенең соңгы хисабында әйтелә.

Журналистларны бу хисап белән таныштырган БМО рәсмие тикшерүчеләр Ирандагы уран баету центрифугаларының ноябрьдә 3800-дән бары 136 данәгә генә артканлыгын ачыклады диде.

Шул ук вакытта Тәһранның аз баетылган уран тупланмалары инде бер тоннадан артып киткән.

Бу күләмдәге уранны ныграк баеткан очракта, аннан бер атом бомбасы ясарлык нык баетылган уран чыгачак.
Иранның атом сөйләшүләре төркеме башлыгы Сәит Җәлили Тәһрандагы бер халыкара конференциядә Иранның тыныч атом программасына хокукы булуы турында чыгыш ясый

Шулай да Халыкара атом энергия идарәсе моның өчен әле тагын берничә ел өстәмә эшләү кирәк булачак ди.

Атнакич Кушма Штатлар тагын бер мәртәбә Тәһранны БМОның уран баетуны туктату таләпләренә буйсынырга чакырды.


Тәһран уранны бары тик тыныч максатта атом ягулыгы буларак куллану өчен генә баетуын белдерә.
XS
SM
MD
LG