Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байлар байлыгын югалта


Икътисадый кризис гади халык кесәсенә генә сукмый, аның байларга да тәэсире бар. Байлар да мөлкәтләрен югалтса да, “Финанс” журналы 2009 елда Русия миллиардерларының исемлеген бастырды. Әлеге исемлек белән “Байлар байлыгын югалта язмасында Илфат Фәйзрахманов таныштыра. Язмадан күренгәнчә, Русяинең иң бай кешесе - ОНЭКСИМ инвестиция фонды хуҗасы Михаил Прохоров, аның 14 миллиард доллар кереме хисапланган. Икенче урында 13 миллиард 900 миллион доллар белән Роман Абрамович “сөйрәлә”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Татарлар белән башкортлар арасында көндәшлек тел, мәдәният өлкәсендә генә килеп тумый икән. Акча санаганда да, кайсының акчасы күплеге исәпкә алына. Әмма бу очракта Татарстаннар Башкортостаннарга оттыра. Чөнки Башкортостан президентының улы Урал Рәхимовны узып китүчеләр юк. Ул исә Русия байлары арасында 33 урында тора.

Җиңмәдек без бу сугышта

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 20 ел тулды. Бу темага “Безнең гәҗит” тә мөрәҗәгать иткән. “Солдатта булган, диләр” сәхифәсендә ике хат басылган. Дөрес, укучы хатларында әлеге сугышка сәяси, тарихи яктан бәя бирелмәгән. Бары тик Әфган илендә барган сугышның гади халыкка күпме кайгы-хәсрәт алып килүе турында гына языла. Алсу Җиһаншина язган “Йөрәге булса, таш та елар иде...” язмасында бер гаиләдән өч егетнең әлеге сугышта катнашуы сөйләнә. Теләче районы Ямбулат авылында туып үскән егетләрнең Миңлегали исемлесе машина астында фугас шартлап һәлак була. Олы абыйлары Мөнир исә сугышны очучы, уртанчысы Марат танк йөртеп уздыра.

“Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләре Зәкиҗан абый да улларының Әфган сугышы хакында сөйләгәннәренә башта ышанмый йөрсә дә, газиз улын җир куенына иңдергәч, бу хәсрәткә чыдый алмыйча, озак тормый, үлеп китә. Бу кайгыларны йөрәгеннән кичергән Минҗамал апа да – бүген инде гүр иясе...”, дип яза Алсу Җиһаншина.

“Солдат кабере” дигән икенче хатны Чирмешән районы, Керкәле авылыннан Фәризә Галәүтдинова яза. Бу язма исә Әфган сугышында катнашучылар, яки һәлак булучылар турында түгел. Бу хатта тыныч тормышта хәрби хезмәттә вафат булган Фаил Вәлиуллин язмышы күздән кичерелә. 30 яшьлек Фаилне контракт төзеп армиягә китәргә тормыш авырлыгы мәҗбүр итә.

“Соңгы елларда хезмәт хакын түләмәү модага кергәч, пенсиядәге әти-әнисе җилкәсендә утырмыйм дип, 3 елга контракт белән Чиләбе өлкәсенә хезмәт итәргә китә. 2008 елның гыйнвар аенда (бер ел хезмәт иткәннән соң) отпуск алып, туган авылына кунакка кайта. Бик ачылып сөйләмәсә дә, хезмәтенең авыр булуын, офицерлар тарафыннан кыерсытулар да булгалаганын сиздерә. Ул анда да шофер булып эшли”, дип яза хат авторы.

Фаилнең вафат булуын башта әти-әниләре белми. Мәрхүм җылы моргта ятып таркалып, череп беткән була. Ә очын-очка ялгап, район үзәгенә дә барырга акчалары булган ата-ана малайларының ни чен үлүен ачыклап йөрми. Гомумән алганда, автор Фаил Вәлиуллин язмышы аркылы Русиядә хөкем сөргән вәзгыятьне ачарга тырыша.

Мин дә депутат булмакчы идем...

Әлеге язманы Екатеринбургтан Фәвия Сафиуллина яза. Хат авторы шәхсән үзе Екатеринбург шәһәре Думасына депутат булып сайланмакчы булган. Сүз уңаеннан, сайлау анда да Татарстандагы кебек 1 мартта узачак.

“Нигә кирәк депутат булу? Гомумән, депутатлыкка ни өчен омтылалар икән? Бу сорауларга җавапны соңрак халыктан ишетәсемне белсәм, уйлап вакыт әрәм итеп тә тормаган булыр идем. Әмма уйланган вакытымда күңелем саф, теләкләрем изге иде...”, дигән ул.

Гомумән алганда, язмасында Фәвия Сафиуллина акчасыз, өстән ярдәмен булмыйча гына депутат кәнәфиенә менеп утырып булмаганын аңлатырга тели. Аның каравы, ул үзе депутат ярдәмчесе булып эшләгән. Шул ук вакытта аңа татарлар да теләктәлек белдергән. Әмма милләттәшләреннән төрле фикерләр ишетергә туры килгән. Сәясәткә милли мәсьәлә, татар халкының бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы кушылып киткән. Менә кайбер фикерләр:

“У других хоть деньги есть, у неё-то что, ни денег, ничего… Что с неё взять?”
“От них все равно пользы никакой…”
“Алар үзләре өчен генә сайлана, безгә файдасы юк аның...”
“Мин сайлауга йөрмим дә, миңа берни кирәкми”...
“Татары ни, урысы ни, без барыбер бетеп барабыз инде, балаларыбыз урыска бара, урысны ала”... (карт кешеләр).

Әмма ахыр чиктә Фәвия Сафиуллина депутат булмаска карар кыла. Шул ук вакытта башка милләттәшләрен актив буларга, кул кушырып утырмаска, бергәләп хәрәкәт итәргә чакыра.

Шагыйрь Фәнис Яруллинга 71 яшь

Кунак бүлмәсе сәхифәсендә “Матурлыкка гашыйк кеше” язмасы урнаштырылган. Аны Фәнис Яруллинда кунак булып кайткан Гөлсинә Галимуллина язган. Автор әдипнең каян геройлар табуын, яшләрне яратуын, гомумән, матурлыкка гашыйк кеше булуын искәрткән. Шул ук вакытта автор Фәнис Яруллинның кибетләрдә китаплары булмауга борчылу белдергән. Шагыйрь үзе исә китап сатуның кыйммәткә төшүен әйткән.

“Мин үз исәбемнән чыгарган китапларымның артык кыйммәт булуын теләмим. Чөнки нәфеснең чиге юк аның. Акчасыз кеше өчен ун сумы да күп тоела. Шуңа күрә соңгы елларда басылган әсәрләремне дусларым сатарга булышты, – ди ул тыйнак кына”, дигән Фәнис Яруллин.

“Солянка” авылларга үтеп керде

Кунак бүлмәсе сәхифәсендә берәр авылда булган конерт, тамашалар турында язу гадәткә әверелеп бара. “Кече Чынлыда үзебезчә “солянка” язмасында Лилия Йосыпова Кече Чынлыда булган концерт турында сөйләгән.

“Җырчылар бездә санап та, язып та бетерерлек түгел икән. Рәмзия Ибраһимова, Рәмзия Ильясова, Гөлназ Хафизова, Гөлүсә Йосыпова, Алсу Фәхретдинова, Мәсгуть Шаһиев... Мәсәлән, Гөлүсә апаны “Евроведение”га кандидат итеп куйсалар да була. Гөлназ апа Хафизова “Әтием юкәләре” җырын тәмамлап кергән иде инде, кайнар алкышлар белән кабат сәхнәгә чакырып чыгардылар. Укытучылар составыннан торган “Гөлҗамал” фольклор ансамбле, “Айгөл” вокал ансамбле аеруча игътибарга лаек. “Гөлҗамал”лылар җырлаганда, дүрт кыз көянтә-чиләк асып чыкты да сәхнәдә татар халык биюен башкарды. Кызлар дим, баксаң, 10 ел элек безне укыткан Алсу апа Хөснетдинова да арада бар икән. Артыннан күзең өлгерсен генә, очып бии, йөзендә һаман да ягымлы елмаю”, ди автор.

Картлыкны җиңеп була

Косметология ярдәмендә үзеңдәге күп кимчелекләрне юкка чыгарырга, хәтта яшьлекне “кире кайтарырга” мөмкин. Егерме яшьтәге матурлык – табигатьтән, ә менә илледәгесе үзең лаек булган матурлык, дигәннәрен ишеткәнегез бармы? Тормыш дәвамында үзеңне ничек кайгыртасың бит инде..., дип саный язма авторы Элвира Фатыйхова. Биредә автор табиб-косметолог Алсу Хәлиуллина белән әңгәмә үткәргән. Язма хатын-кызларга атап язылган. Анда нишләп биткә бетчә чыга, татуировканы бетеп буламы, кендеккә тагылган пирсингның бала тапканда, комачау итәме, юкмы сорауларына җавап бирелгән.

Башта – басма, аннары күпер

"Арулармысез?" сәхифәсендә Саша Долговның әлеге исемдәге язмасы урын алган. Монда татар яшьләренең “Шәрык” клубында татар һәм керәшен яшьләренең очрашулары турында сөйләнелә.

“Дөрес, керәшеннәр белән татарлар (мин хәтта аларны аерым халык дип әйтергә дә базмыйм) арасында, Аллага шөкер, әлегә кадәр ызгыш-талаш булганы юк. Булса да, шул халык санын алганда, тар даирә вәкилләре тирәсендә генә килеп чыккалый. Әмма аларны башкаларга белдермичә генә гаилә эчендә бәхәсләшеп алу кебек кенә аңларга кирәк. Ә менә яшьләр ике арада дуслык күпере булдыра башлады. Татар яшьләренең “Шәрык” клубында милләт яшьләренең бергә җыелуы, анда керәшеннәргә багышланган кичә оештырылуы шуның бер ачык чагылышы булып тора”, дип яза автор.

Шул ук сәхифәдә Фәндияр Гыйльмановның “Аерылганны аю ашар...” язмасы басылып чыгуы Саша Долгов язмасын тулыландырып тора. Хат авторы татарга да, мишәргә дә, керәшенгә дә бердәм булырга кирәклекне искәртә.

XS
SM
MD
LG