Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Муса Җәлил һәм Фатыйх Кәримгә багышланган балалар бәйгесе узды


Килүчеләрне бу ике шәхеснең әсәрләре күргәзмәләре каршылый. Фатыйх Кәримнекен әлләни бай дип булмый. Ә Муса Җәлил стендлары аның турында язылган бихисап язмалар белән дә тулыландырылган.

Кичәне алып баручы Розалия Матросова сүзен Җәлил шигыреннән өзек белән башлады:

Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,
Яшәсәгез – мин дә яшәрмен…

Беренче булып чыгыш ясаган җирле шагыйребез Рифкать Хисмәт бу ике шәхескә багышланган шигырьләрен тәкъдим итте.

Бәйге 20-нче санлы балалар бакчасы мөдире Розалия Гаязова алып килгән нәниләр чыгышыннан башланды. Нәниләр, чиратлап, иртүк торырга өндәүче сәгать белән кытыршы мөнәсәбәтләрен шигъри юллар белән җиткереләр.

Алардан соң, Муса Җәлилгә Советлар Союзы каһарманы исеме һәм аны Ленин премиясе белән бүләкләү турындагы указлар бәян ителде. Бәйгедә катнашучы балаларның барчасы да, диярлек, Муса Җәлил шигырьләрен һәм аның сүзләренә язылган җырлар белән чыктылар. Өлкә үзәгенең 58-мәктәбендә татар теле буенча факультативка йөрүче урыс малае Саша Мельников чыгышы аеруча җылы кабул ителде.

Чарада, нигездә, өлкә үзәге балалары катнашты. Бары тик Чынлы районы Кәшә, Карсун районы Ногай иле һәм Чардаклы районы Үрән авылыннан гына килгәннәр иде. Заманасы шул бит: кризис дия-дия, юл хакы бәяләре дә күккә ашты. Үрән балаларын алып килгән Әлфия Алимова өч укучысын үз хисабына алып килгән әнә.

Әлфия ханым әйтүенчә, аның өчен “отличниклар” түгел, милли җанлы укучылар кадерле. Һәм нәкъ шундый балаларны алып килгән дә ул.

Укытучы телгә алган Фәнис Хәлиуллин тәкъдим иткән шигырь дә чын милли рухта, ватаныңа, үз халкыңа мәхәббәт турында булды.
Бәйгедә катнашучылар, нигездә, Муса Җәли иҗатын күздә тотып әзерләнгәннәр. Шулай да кичә Фатыйх Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” дигән поэмасыннан өзек белән тәмамланды.

Чара бәйге дип аталган булса да, чыгыш ясаган барча балалар да бүләкләргә лаек булдылар.
XS
SM
MD
LG