Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр шурасына рәсми кисәтү булды


Юстиция министрлыгы Русия мөфтиләр шурасы эшчәнлеген тикшереп күпсанлы канун бозулар турында беренче кисәтү ясады.

Кисәтүдә мөфтиләр шурасы тиешенчә теркәлмәгән эмблема куллануда һәм башка оешмаларга аны куллану вәкаләте бирүдә гаепләнә.

Мөфтиләр шурасы шулай ук хәләл ризыкка канунсыз рөхсәт бирүдә, баланс һәм сметасыз эш итүдә, үз низамнамәсен бозып корылтайларны вакытында үткәрмәүдә һәм башка җитешсезлекләрдә гаепләнә.

Бу җитешсезлекләрне төзәтү турында хисап документларын министрлыкка 15 майга кадәр тапшырырга кушылган.

Министрлык 2 кисәтүдән соң Мөфтиләр шурасын оешма буларак ябу мәсьәләсен күтәрү белән кисәтә.
XS
SM
MD
LG