Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:05

Гүлнең Татарстанга булган сәфәре Татарстан җитәкчелегенең Мәскәүгә үзенең әһәмиятен күрсәтү һәм позициясен саклау өчен мөһим булды.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл атна азагында Мәскәү-Казан сәфәреннән Истанбулга кире кайтты. Шушы сәфәр нәтиҗәсендә төрек җәмәгатьчелеге Татарстанның исемен тагын ишетте. Төрек президентының Казанда беренче тарихи сәфәре уңай бәяләнде. “Ватан” газетасында “Беренче төрек боралагы килә”, “Заман” газетасында “Татарстан сәфәрендә 350 миллион долларлык эш бәйләнеше тәэмин ителде”, “Радикал” газетасы “Шешә-Пыяла заводыннан Татарстанга кредит” кебек хәбәрләр игътибарны җәлеп итте.

Төрек-рус эше шурасы рәисе Җәм Козлу, Шешә-Пыяла корылмасының 190, хәрби технология белән шөгыльләнгән “Global Teknik”ның 60 һәм агач продуктлары белән кызыксынган “Kastamonu Entegre”нең 100 миллион доллар күләмендәге эш өчен килешүгә кул куюларын, әйтте.

Президент Гүл кире кайткач эшкуарлар һәм журналистлар белән очрашты. “Мин юлга чыкмас борын Истанбул техник университеты хат җибәрде. Университет беренче төрек боралагын булдыру өстендә эшли һәм бу эш өчен 30 миллион доллар сарыф ителгән. Проектка тагын 20 миллион доллар салачакбыз. Алар Татарстан белән хезмәттәшлек юлларын эзлиләр иде. Менә Казанда шуларны сөйләштек. Татарстан авыр сәнәгать, очкыч һәм боралак эшләп чыгаруда алдынгы”, дип белдерде.

Шушы сәфәр вакытында “Global Teknik”ның 16 янгын сүндерү боралагы сатып алу мәсьәләсендә дә килешү төзелән. Аеруча “Tefken-Summa-Teknokon” Татарстанда төзеләчәк 7 миллиард евролык нефтехимия белән нефть эшкәртү проектларына да катнашу өчен сөйләшүләр алып барган.

“Болар мөһим бер үзгәрешкә ишарә итә. Русия белән электән бу турыда кайбер аңлашылмаучанлыклар чыга иде. Ә бу юлы Русия үзе Татарстанга сәфәр ясау тәкъдимен кертте. Бу аның Төркиягә ышануын күрсәтә”, дип бәяли “Заман” газетасы журналисты Юсуф Зия Җөмерт.

“Windows on Eurasia”, ягъни Евразияга тәрәзә исемле интернет сәхифәсен әзерләгән Паул Гобле: “Төрек президентының сәфәре Татарстанның халыкара бер уенчык ролен үтәвен аңлата”, дигән үз мәкаләсендә. Ул Гүлнең президент Шәймиев белән очрашканнан соң журналистларга биргән әңгәмәсенә игътибар иткән.

“Гүл төрек эшкуарларының Татарстандагы партнерлары белән тыгызрак хезмәттәшлек итәрләр дигән өметен белдерде һәм бу сәфәр республикаларыбыз арасындагы мөнәсәбәтләрдә яңа сәхифә ачачак”, ди ул. Паул Гобле сүзләренә караганда, бу провинциягә яки автоном республикага ясаган сәфәр түгел иде, ә дәүләтара очрашуларда кулланылган сүзләр әйтелде.

“Гүл өчен бу сәфәр Төркиянең мөселман төрки бер республикасы булу теләген көчәйтте. Шәймиев өчен исә моннан да артыграк иде. Бер яктан, бу сәфәр Татарстан җитәкчесенә Мәскәүгә үзенең әһәмиятен күрсәтү һәм позициясен саклау өчен мөһим булды. Икенче яктан, ул Татарстан Русия кысаларында түгел, ә халыкара сәхнәдә дә зур роль уйнаячагына ышанычы булуын күрсәтте. Бу роль Путин чорында кысылган иде, Медведев чорында исә үзгәрер кебек күренә.

Бер чит ил җитәкчесенең Казанга ясаган сәфәре федерация килешүенә Чечнядан кала кул куймаган республиканың, шул исәптән аның халкының, Русия чикләреннән тыш та роль уйнарга тиешлекләрен исенә төшерәчәк”, диелгән Паул Гобле язмасында.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG