Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:33

НАТО министрлары оешманы реформалау турында сөйләшә


НАТО илләре саклану министрлары НАТОны замана куркынычларына, шул исәптән террорчылыкка каршы тора алырлык итеп реформалау мәсьәләсен карый.

Польшаның Краков шәһәрендә үтүче очрашуның икенче һәм соңгы көнендә шул турыда сүз бара.

НАТО министрлары шулай ук бу оешмага кушылырга теләүче Украина һәм Грузия саклану министрлары белән дә сөйләшә.

26 илне берләштерүче НАТО министрларының Краков очрашуында атнакич төп игътибар Әфганстан сугышына бирелде.

XS
SM
MD
LG