Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:38

Политковскаяны үтерү эше кире прокуратурага җибәрелә


Журналист Анна Политковскаяны үтерү эше яңадан тикшерү өчен мәхкамәдән кире прокуратурага җибәрелә.

Мәскәү хәрби мәхкамәсендә рәислек итүче Евгений Зубов бу эш кире прокуратурага җибәрелә диде.

Атнакич 12 әгъзадан торган җәмәгать мәхкамәсе Политковскаяны үтерү эшенә бәйле хөкем ителүче 4 гаепләнүченең барысын да аклады.

Политковскаяның туганнары һәм элекке хезмәттәшләре үтерүчене һәм үтерүгә яллаучыны тотып хөкемгә тартмый торып гаделлек булмаячак ди. Алар бу мәхкамә карарын хуплау белән бергә, чын үтерүчеләрнең хөкемгә тартылачагына шикләнә.

Прокуратура исә аклау карарына каршы аппеляция мөрәҗәгате әзерлиячәген белдерде.

XS
SM
MD
LG