Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обиух тарихы нәрсәгә өйрәтте?


Павел Обиух
Павел Обиух

Ни сәбәпле мәгълүмат чаралары һәм дәүләт оешмалары бу юлы дәррәү күтәрелергә булды? Бу ватандашлар җәмгыятеме, әллә бизнес һөҗүмеме?

Русия мәгълүмат чаралары гадәттәгечә ил җитәкчелеренең сәфәрләре, соңгы белдерүләре турында сөйлисе урынга, төп яңалыкларның берсе булып, инвалид кешенең кыерсытылуы турында хәбәр итте. Бу хәлнең эчтәлеге күпләргә мәгълүм.

"Сибирь" ширкәте хезмәткәрләре сукыр инвалид Павел Обиухны Казанга баручы очкычка утыртмады. Алар моны компаниянең эчке кагыйдәләре белән аңлатты, күрмәүче кешенең озатып баручысы булырга тиеш, диде.

PR заманы

Инвалид Павел Обиух турында Русиянең үзәк телевидение каналлары, радио һәм интернет сәхифәләре, федераль газеталар дәррәү күтәрелеп язып чыкты. Рәсми мәгълүмат чараларында чыгыш ясаган хокук яклау оешмалары вәкилләре, инвалид Обиух проблемасына зур игътибар бирәбез, дип ышандырды. Прокуратура вәкилләре шул ук көнне тикшерү башлау турында хәбәр итте.

Куллану базарын күзәтүче дәүләт оешмасының башлыгы Генадий Онищенко чыгыш ясады. Ул моны коточкыч тәртипсезлек дип атады, ширкәтне кешелексезлектә гаепләде.

“Росавиация” дигән күзәтүче оешма, инвалид кешедән гариза килгән очракта, “Сибирь” ширкәтенә килеп аерым тикшерү үткәрергә вәгъдә итте.

Сәламәтлек саклау министрлыгы да "һава транспортында инвалидларның хокуклары кысылуына юл куймаячакбыз", дигән рәсми белдерү белән чыкты.

Русия мәгълүмат чараларында яклау кампаниясенең күтәрелүен ничек аңларга? Кемнең дә булса хокуклары кысылуына, гаделсезлеккә, инвалидларның аяныч хәлләренә ризасызлык белдердеп федераль һәм төбәк мәгълүмат чараларының кайчан шулай дәррәү күтәрелгәне булды, хокук яклау оешмалары, кайбер бәйсез мәгълүмат чараларыннан башка андый кызганыч хәлләр турында чаң сугучылар булдымы һәм моңарчы аларның тавышын хакимият вәкилләре ишеттеме?

Павел Обиух хезмәттәшлек иткән “Перспектива” инвалидлар оешмасы вәкиле Надежда Веселова мәгълүмат чараларының игътибарын бу очракның аеруча кызганыч булуы белән аңлата.

“Минемчә бу күзгә бәреп тора торган хәл, бу әхлак күзлегеннән караганда да аңлашылмый торган вакыйга, бу дискриминация. Павел җәмгыятьнең нормаль ватандашы, ул бит Казанга эш белән, укытырга бара иде, бу кешенең, ватандашның хокукларын кысу булып тора”, диде ул.

Веселова инвалидларның хокуклары даими кысылуын һәм мәгълүмат чараларының бу хакта аз язуын таный. Әмма әкренләп хәл үзгәрә, мәсәлән Мәскәүдә арбадагы инвалидларга уңайлырак булсын өчен баскычлар янында төшү юллары күбрәк ясала башлады, диде ул.

Мәгълүмат чаралары Павел Обиухның дәгъвасын куәтләп инвалидны якларга теләдеме, бу ватандашлар җәмгыятенең үсүен күрсәтүче мисал булдымы, бер гади инвалид дәгъвасы белән зур ширкәтнең егылу мөмкинлеге турында кыйсса булдымы, әлегә аңлашылмый.

Татарстандагы “Бизнес газета” бу хәлдә “Сибирь” ширкәтенә басым ясау омтлышын күрә.

"Русиядә миллионларча инвалид иң гади әйберләрдән мәхрүм, сукбай балалар һәм даруга да акчасы җитмәгән пенсионерлар булганда мәгълүмат чаралары һәм сәламәтлек саклау, социаль үсеш министрлыгы алай күтәрелми, дип язып чыкты буген “Бизнес газета”.

Павел Обиух тирәсендәге хәл "Татарстан" һава ширкәтенә дә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Яман даны чыккан ширкәт бу юлы мактау казанды.

“Сибирь” очкычына утыртылмаган сукыр инвалидны “Татарстан” бер сүзсез үзенә алып, аңа аерым хезмәт күрсәттеп, Казанга алып барып җиткерде.
XS
SM
MD
LG