Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Бу атнада Женевада Русия, Грузия, Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкилләре арасында узган сөйләшүләрдә кечкенә генә алгакитеш булды - тарафлар үзара инцидентларны булдырмау турында килешүгә иреште.

Шуның нигезендә төбәктәге халыкара күзәтүчеләр хәзер низаг җәелгән бар урыннарга да керә алачак. Беренче карашка - үзара ышанычны арттыру юнәлешендә бер казаныш, әмма яңа сугыш ихтималы да юк түгел, диләр күзәтүчеләр.

Мәскәү яклавы белән генә яшәгән Абхазия һәм Көньяк Осетия әлегә кәдәр сугыш зонасындагы халыкара күзәтүчеләрнең ирекле хәрәкәт итүенә каршы чыгып килгән иде. Сәбәбе - алар рәсмән Грузиядәге халыкара күзәтүчеләр дип атала, ә хәзер инде үзләрен Грузиядән бәйсез санаган Абхазия һәм Көньяк Осетия аларның статусын үзгәртүне таләп итә. Тифлис, әлбәттә, моңа каршы.

Бу атнада узган сөйләшүләрдә яклар ниһаять низаг зоналары саналган Абхазия һәм Көньяк Осетиядә төрле көтелмәгән вакыйгаларны булдырмау максатында хезмәттәшлек итәргә килеште.

Әмма кәгаздә килешү бер нәрсә, аны гәмәлгә кую - бөтенләй башка. Мәскәүдәге хәрби белгеч Павел Фелгенһауер фикеренчә, Грузиянең Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чикләрендә вәзгыять шул хәтле нәзберек ки, анда хәтта бик җиңел генә яңа сугыш та кабынып китә ала.

Грузиянең бигрәк тә Көньяк Осетия белән чигендә төрле атышлар, ут ачулар еш була торган хәл. Фелгенһауер, әгәр дә шуларның берсе Русия ягында да югалтуларга китерсә, Мәскәү моны янә casus belli, ягъни сугыш башлау өчен бер сылтау буларак файдаланачак, дип кисәтә.

Нәкъ шуны ук грузин ягыннан да көтеп була, ди Тифлистәге кайбер Көнбатыш дипломатлары. Грузия хакимияте былтыргы август аендагы кебек Абхазия һәм Көньяк Осетия мәсьәләсендә чамадан тыш сугышчан булып кала бирә. Августта президент Михаил Саакашвили Көньяк Осетия провокацияләренә бирелеп, мөмкин нәтиҗәләрне бик уйламый гына хәрби чаралар күрү әмерен биргән иде. Бу Грузия өчен шактый аяныч тәмамланды.

Павел Фелгенһауер, гомумән, Русия белән Грузия арасында яңа сугыш кабынып китү - ул бары тик вакыт мәсьәләсе генә, ди. Былтыргы август сугышын шушы белгеч алдан ук фаразлаган иде. Ул вакытта Мәскәү үзенең Михаил Саакашвилигә, Грузиянең НАТОга кушылу теләгенә булган нәфрәтен чыгарса, Мәскәү Кирмәне стратегиясендә башка мөһим мәсьәләләр дә кала бирә, ди Фелгенһауер.

Мисал өчен, Русиянең Әрмәнстандагы хәрби ныгытмалары һәм аларны тә'мин итү проблемалары. Грузиядә Мәскәүгә дошман хакимият утырганда алар белән ныклы бәйләнеш була алмый, чөнки бар җирөсте юллары киселгән хәлдә.

Русия өчен аның Әрмәнстандагы ныгытмалары зур әһәмиәткә иә. Алар Мәскәүнең Көньяк Кавказдагы "куллары". Икенче яктан, Әрмәнстан Русиянең тарихи беректәше, әмма тарихи беректәш белән ныклы элемтә булмаганда, ул башка тарафларга карый башлый.

Русия моны фәкат Грузиядә үзенә дус хакимият урнаштырып кына үзгәртә ала, өстәвенә ул тагын бер уңышка - Азәрбайҗанны да үзенә каратуга ирешергә мөмкин. Әлегә Баку үзен Мәскәүдән шактый бәйсез хис итә һәм энергия чыганаклары өлкәсендә Көнбатыш белән мөстәкыйль эш итә.

Шуңа да Павел Фелгенһауер Грузия белән Русия арасында яңа сугыш котылгысыз дип исәпли, бу юлы да аны июнь-август айларында, Кавказ үткелләре кардан арынган чорда көтеп була, ди ул.

Чираттагы сугышны Русия инде җиңгәнче алып барачак, Мәскәү Көнбатышның, аерым алганда, Кушма Штатларның моңа тыкшынмавын белә, чөнки президент Обама үзенең төп максаты итеп Әфганстан вәзгыятен тотрыкландыруны куя, шуңа да Мәскәү Вашингтон белән бу мәсьәләдә алыш-биреш ясап булыр дип уйлый, ди күренекле хәрби белгеч.

Фелгенһауер фикеренчә, тәрәккыятнең шушы юнәлештә китмәвенә киртә булып бары тик йә Тифлистәге, йә инде Мәскәүдәге хакимиятнең үзгәрүе генә тора ала.

XS
SM
MD
LG