Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәзарәт тирәсендә каршылыклар


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте тирәсендә дә каршылыклар бара.

Күптән түгел аның чираттан тыш корылтаен уздыру өчен оештыру җыелышы үткән иде. Анда 15 шәһәр һәм 44 районнан 120 вәкил катнашкан. Алар Башкортстан диния нәзарәте башлыгы Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинга ышанмау күрсәткәннәр.

Чираттагы корылтай узган елның 22 октябрендә үткән иде. Анда катнашкан 125 вәкилнең 96-сы Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин өчен тавыш бирде. Мөфти бу чираттан тыш корылтай уздыручыларның оештыру идарәсе башы Фәнзил Әхмәтшинның диния нәзарәтенә бөтенләй кысылышы юк дип исәпли. Фәнзил Мөхәммәтшин исә үзен нәзарәтнең яшьләр бүлегендә эшләвен белдерде.

Фәнзил Әхмәтшин һәм чараны оештыручылар республика хөкүмәте башы Раил Сарбаевка мөрәҗәгать юллады. Анда Салават Юлаев исемендәге мәчеткә дигән акчаны туздыруда мөфтинең өлеше дә булуы әйтелгән. Исламның абруе төшүгә дә борчылу белдерелгән. Болар өчен Нурмөхәммәт урыныннан китәргә тиеш диелгән. Мөрәҗәгать республика хөкүмәте башыннан чираттан тыш корылтайны үткәрү өчен ярдәм сорый.
XS
SM
MD
LG