Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телнең төп саклану оясы – гаилә


Самарның Алабин исемендәге үзәк музеенда туган телләр көненә багышланган төбәк конференциясе уздырылды.

Фәнни конференцияне Самар Дуслык йорты, Наянова университеты, “ЮНЕСКО” укытучылары” берләшмәсенең Самар бүлекчәсе оештырды.

Халыкара туган тел көне 10 ел элек февральнең 21-дә Парижда узган булган. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Самар өлкә хөкүмәте аппаратының милли мәсьәләләр буенча киңәшчесе Надежда Осипова алып барды.

Профессор Тихонова милли үзәкләрдән җыелган халыкка рус теленең даһилыгын сөйләде, рус теленең дәүләт теле булуын, аның әһәмияте турында тәфсилләп сөйләде. Профессор Голубков әдәби телнең рухи хәзинәлегенә басым ясады.

Фән кешеләренең докладларында милли телләрнең язмышына тулы битарафлык иде. Шундыйлар турында безнең татар: “Ике ятып бер төшемә керми”, диләр.

Башкорт милли хәрәкәтен җитәкләгән Сәфиулла Вилданов та рус кешесенә мәдхия җырлаудан уза алмады, ә инде мукшы үзәге “Масторава”ның вәкиле фестивальләр санау белән чикләнде.

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте җитәкчесе милли телләрнең фаҗигасен Русия империясенең мәгариф министры граф Толстой сүзләреннән башлап җибәрде, ә Толстой болай дигән: “Рус мәгарифенең төп максаты – рус булмаган милләтләрне руслаштыру”.

Менә гасырлар буена шул курстан тайпылмыйча, әкрен генә, тигез басым алып барып милли телләр изелә бара. Гомумән, конференциядә чыгыш ясаучылар ике поляр фикер төркеменә аерылдылар. Галимнәр өчен дөньяда милли тел әллә бар, әллә юк, милләтпәрварлар күзлегеннән, дәүләтнең максаты – милли телләрне юк итү.

“ЮНЕСКО укытучылары” берләшмәсенең Самар бүлекчәсе рәисе Коршикова чыгышы да шома, тигез, уңай сүзләргә чуарланган җөмләләрдән торды.

Җыеннан соң Самар хөкүмәтенең милли мәсьәләләр белгече Надежда Осипова белән әңгәмә кордык.

- Бу конференцияне оештыручы буларак узган сез чарадан канәгатьме?

- Бик күпләр телнең сакланмавында дәүләт структураларын гына гаеплиләр. Ә телнең төп саклану оясы – ул гаилә. Әти белән әни, әби белән бабай балалары һәм оныклары белән үз ана телләрендә сөйләшмәсәләр, якшәмбе дәресләре дә, мәктәптәге дәресләр дә телне саклап кала алмыйлар. Әлбәттә, телне саклау ул бер Самар төбәге проблема гына түгел, ул дөньякүләм проблема. Шуңа да бит ул ЮНЕСКО биеклегендә уза да.

- Милли хәрәкәтнең кайбер юлбашчылары үзләренең балалары ана телендә сөйләшә белмәгәннәрен сәхнәдә сөйләделәр. Бу турыда фикерегез нинди?

- Әгәр дә үз балаңа үз телеңне өйрәтә алмыйсын икән, кемнәрне һәм нәрсәгә өндәргә? Бу нинди лидер? Иң беренче шәхес үз гаиләсендә лидер булсын. Гаиләсендә лидер булмаган кеше, халкының рухи мирасын балаларына, оныкларына җиткерә алмый.

- Мәктәп программаларында региональ компонент сакланырга тиешме? Бу мәсьәләдә сезнең фикерегез?

- Региональ компонент сакланырга тиеш һәм элеккеге программаны торгызырга кирәк. Дистәләгән еллар буенча тупланган тәҗрибәне югалтырга ярамый. Мине шунысы гаҗәпләндерә, ни өчен парламент тыңлауларына өлкәләрдән вәкилләр чакырмый, гаҗәеп хәл.

Рәсми бүлектән соң төрле милләт вәкилләре җыйнак кына концерт-тамаша күрсәттеләр. Кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде, ә “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы 11 яшьлек Диләрә Сабирҗанова татар халык көе “Әнисә”гә вариацияләр башкарды.

Кичен җирле телеканаллар туган тел бәйрәменнән тәбрикләү сүзләрен күрсәттеләр, экраннарда проблемалар юк иде, аллы-гөлле киемнәр генә иде.
XS
SM
MD
LG