Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Талибан белән солых игълан ителде


Пакстанның югары рәсмие илнең төньяк-көнбатышындагы Сват үзәнлегендә Талибан сугышчылары белән солых килешүенә ирешелде диде.

Җомга көнне сугышчылар җитәкчесе Мәүләнә Фазылулла үзенең каенатасы, радикал дин әһеле, солых сөйләшүе өчен хөкүмәт тарафыннан иреккә чыгарылган Мәүләнә Мөхәммәт белән очрашты.

Җирле хакимият башлыгы Сәит Мөхәммәт Җәвид алар кабат һөҗүмнәр оештырмаска вәгъдә бирде диде.

Аның әйтүенчә, хөкүмәт ягыннан да һөҗүмнәр булмыячак.
XS
SM
MD
LG