Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Грузия сугышында Русия 64 хәрбиен югалткан


Узган август аенда Грузиягә каршы сугышта Русиянең 64 хәрбие һәлак булган.

Бу турыда "Эхо Москвы" радиосына Русия саклану министры урынбасары, генерал Николай Панков белдерде.

Аның әйтүенчә, корбаннарның туганнарына йөзәр мең доллар таратылган. 19 гаиләгә фатирлар биреләчәк.

Хәрби булмаган югалтуларга килгәндә, Панков аларның яртысыннан артыгы хәрби бүлекләрдән читтә була диде.

Саклану министрлыгының рәсми саннарына караганда, былтыр Русия армиясенең хәрби булмаган югалтулары 471-гә җиткән.
Аларның яртысы диярлек үзләрен-үзләре үтергән. Хокук саклаучылар исә чынлыкта бу сан ел саен 2.5-3 мең тирәсе була ди

XS
SM
MD
LG