Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә ризасызлык җыеннары үтте


Русиянең "Теләктәшлек" оппозицион хәрәкәте шимбә көнне хөкүмәткә каршы митинг үткәрде.

Азатлык хәбәрчесе белдерүенчә, анда 300-ләп кеше катнашкан. Чара хакимият рөхсәте белән үткәрелгән. Алар хөкүмәтнең вазыйфасыннан китүен таләп иткән.

"Теләктәшлек"тән кала бу чарада Русия халык демократик берлеге һәм башка оппозицион оешмалар вәкилләре, хокук яклаучылар катнашкан. "Россия молодая" хәрәкәте вәкилләре бу чарага комачауларга маташкан. Милиция 7 кешене тоткарлаган.

Екатеринбур шәһәрендә исә бүген берничә йөз кеше пенсияләрне арттыруны һәм коммуналь түләүләрне киметүне таләп итте. Ул митингтан соң пенсионерлар шәһәр үзәгендәге 2 урамны япты.

Түбән Новгородта коммунистлар оештырган урам җыенында 700-ләп кеше катнашкан.

Шимбә көнне протест җыеннары Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтте.
XS
SM
MD
LG