Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан корылтае коррупциягә каршы канунны хупламый


Башкортсан дәүләт җыелышы корылтай әгъзалары Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән коррупциягә каршы канунның җирле депутатлар кагылгысызлыгын киметүче өлеше белән килешми.

Башкортстан депутатлары Русия конституцион мәхкамәсенә бу канунның конституциягә туры килү-килмәвен тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте.

Моңарчы җирле депутатларның гамәлләрендә җинаять булу-булмавын төбәктәге югары мәхкамәнең 3 хәкиме бергәләп бәяләргә тиеш булса, яңа канун нигезендә, җирле депутатка каршы җинаять эшу кузгату турында карарны прокуратураның Башкортстан бүлеге тикшерү комитетының тикшерү идарәсе башлыгы да чыгара ала.
XS
SM
MD
LG