Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вәкил Шәйхетдинов: “Өч дин дә бер тамырдан...”


Вәкил Шәйхетдинов
Вәкил Шәйхетдинов

Рәссам Вәкил Шәйхетдиновның “Икърар” шәлкемендәге рәсемнәр өч традицион диннең тамырлары бер булуын күрсәтә.

“Казан” милли мәдәни үзәгендә Уфада яшәп иҗат итүче рәссам Вәкил Шәйхетдиновның күргәзмәсе ачылды. Рәссамның диннәр тарихына багышланган “Икърар” шәлкеме сәнгать сөючеләрдә кызыксыну уятты.

Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов сүзләренә караганда, диннәр тарихына багышланган күргәзмәсенең максаты, төрле дин һәм төрле милләт кешеләрен берләштерү булып тора.

"Дин туу" рәсеме

Әлеге темага сәнгать әсәрләрен булдыру өчен Вәкил әфәнде дини белем генә туплап калмаган, ә Мәхәммәд Пәйгамбәр йөргән җирләрне күреп кайтырга булган. 1996 елда хаҗ кылып, Коръәндә язылганнарның чынбарлыкта булган вакыйгаларга нигезләнүен аңлаган. Шуннан соң диннең асылын башкаларга да дөрес итеп җиткерергә булган. Кызыксына торгач, өч традицион диннең тамырлары бер булуын күрсәтергә тырыштым, ди рәссам Вәкил Шәйхетдинов.

“Рәсемнәр символик рәвештә башкарылган, шуңа алар маңгай күзе белән түгел, ә күңел күзе белән кабул ителә торган эшләр. Әйтик, “Дин туу” дип аталган картинада, өч дин галәм киңлегендә алмаз кебек ялтырап тора”, ди автор.

"Җәннәт һәм җәһәннәм" рәсеме

Әйтергә кирәк, рәсем сәнгатендә шушы рәвешле өч диннең бер тамырдан булуын күрсәтүче күргәзмәне булганы юк иде. Казанга кадәр Вәкил Шәйхетдиновның бу күргәзмәсен Уфа һәм Мәскәү халкы күргән булган.

“Өч дин әһелләре дә бу күргәзмәне югары бәяли. Әйтик, Мәскәүдә үткән күргәзмәдә христиан диненнән булган кешеләр, ислам дине турында ялгыш фикердә булуларын әйтте: “Без бу динне кулларыда автомат, кеше үтерүчеләр дип кабул итә идек. Бары тик үзебезнең динне генә хак, иң саф дин дип уйлый идек, ислам дине иң гаделе икән. Сез Аллага турыдан-туры мөрәҗәгать итәсез, ә без сурәт аша табынабыз”, дигән фикерләр ишетергә туры килде.

"Җомга намазы" рәсеме

Дөрес, Казанда өч диннең берләшү символы итеп, танылган рәссам Илдар Ханов зур архитектура корылмасы төзеп ята. Әмма, Вәкил Шәйхетдинов диннәр тарихына картиналар аша сәяхәткә чакыра. Аның рәсемнәрендә мөселманнар өчен изге булган урыннар, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре күренешләре, хаҗиларга яхшы таныш Гәрәфәт тавы сурәтләре урын алган. Аларны карагач, изге Зәм-зәм суын эчкәндәй, Кәгъбәтулладагы Кара ташка кулың белән орынгандай буласың, ди күргәзмәне караучылар.
XS
SM
MD
LG