Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда югары рәсми тотык итеп алынды


Пакстанның Сват үзәнлегендә Талибан сугышчылары җирле хакимиятнең югары рәсмие Хушал Ханны һәм аның 6 тән сакчысын тотык итеп алды дип хәбәр ителә.

Рейтер хәбәр итүенчә, Хушал Хан якшәмбе машинада Сват үзәнлегенең төп шәһәре Мингорага барганда тотык итеп алынган.

Талибанның Сваттагы вәкиле Мөслим Хан Хушал Ханның Талибан кулында булуын раслады. Ул Талибанның Хушал Хан белән сөйләшәсе сүзе бар диде. Рейтер агентлыгына Мөслим Хан без аның белән чәй эчәбез дә җибәрәбез дигән.

Узган дүшәмбедә Пакстан хакимиятләре Талибан сугышчылары белән Сват үзәнлегендә шәригать канунын торгызырга дип килеште. Шуннан бирле ике тараф арасында бәрелешләр булмады.
XS
SM
MD
LG