Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:39

"Тузган торак миллионеры" 8 "Оскар" алды


Һолливудта узган "Оскар" тантанасында иң күп - 8 бүләкне "Тузган торак миллионеры" ("Slumdog millionaire") исемле фильм алды. Аны төшергән режиссер Дэнни Бойл үз иҗатында беренче "Оскар" алды.

Елның иң яхшы хатын-кыз актеры итеп "Укучы" ("The Reader") фильмында уйнаган Кейт Уинслет табылды. Иң яхшы актер өчен бүләк "Милк" ("Milk") фильмыннан Шон Пеннга бирелде.

Чит телдәге иң яхшы фильм бүләген Япониянең "Аерылышу" әсәре алды.

XS
SM
MD
LG