Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленең кимсетелүенә кем гаепле?


Туган тел көне уңаеннан, Татарстанның галимнәре районнарга чыга. Татар теленең үсеш ала алмавында үзебез гаепле.

25 февраль көнне Татарстанның Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Питрәч, Саба, Балтач районнарында Халыкара туган тел көненә багышлап фәнни-гамәли конференцияләр узачак. Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать институты белгечләре районнарга чыгып укытучылар һәм укучылар белән очрашыр дип көтелә. Дөресен генә әйткәндә, район-авыллардагы балалар мәктәптә урыс сыйныфында белем алса да, алар үзара татарча аралаша. Шуңа ул балаларга туган телне белмәү куркынычы янамый. Ә менә шәһәрдә хәл бөтенләй башка. Галим Рүзәл Йосыпов фикеренчә, урыс телле мәктәптә ун ел буе татарча укып та иркен сөйләшә алмауның сәбәпләре берничә. Аның беренчесе итеп ул татар теле укытучыларының таләпләргә туры килмәвен әйтә.

Рүзәл Йосыпов
“90нчы еллар башында телләр турында канун кабул ителгәч, татар теле укытучылар санын белгеч булмаган кешеләр тулыландырды. Алар әле һаман да мәктәптә эшләп ята. Хәтта бүгенге көндә дә махсус урыс мәктәпләрендә татар телен укытыр өчен белгечләр әзерләнми, анда татар мәктәпләре укытучылары белем бирә”, ди филология фәнәре докторы Рүзәл Йосыпов “Республика Татарстан” газетасында.

Чыннан да күп кенә татар теле укытучылары урыс мәктәпләрендә ихтирам казана алмый. Ә ихтирам итмәгән укытучының фәнен өйрәнергә теләү дә ташка үлчим генә. Мисал өчен Казанда яшәүче Халисә ханым улының мәктәптән кайткан саен татар теле укытучысыннан көлгәнен әйтә.

“Ул урысча бөтенләй дөрес сөйләшми, без дөресләп җибәрсәк кычкырырга тотына дип әйтә”, ди Халисә ханым улының сүзләрен китереп.

Димәк, беренче сәбәп укытучының дәрәҗәсе түбән булса, икенчесен Рүзәл Йосыпов – татар телен укытуның (методика) дөрес булмаудан күрә. Ул беренче чиратта грамматика өйрәтелә, ә татар теле чит тел булганлыктан, аралушага игътибар бирелергә кирәклекне әйтә. Шуңадыр урыс телле укучыларның күпчелеге татар телен өйрәнү авыр булуга зарлана һәм телдән күңелләре кайта. Хәтта, татар укучысына да грамматика бик авыр бирелә.

Гөлфәния Җәләлова
“Шәһри Казан” газетасында Гөлфәния Җәләлова исә Татарстанда татар теленең кулланылышы түбән булуда үзебез гаепле дигән фикердә тора. Ул кибеттә, автобусларда татарча гына аралашырга кирәк, шул чакта тел өйрәнүгә ихтыяҗ барлыкка киләчәген әйтә.

“Тел белмәү ул – зур кимчелек икәнен сиздерергә кирәк. Үзебезне кыюрак тотсак иде. Без Татарстанда үги балалар түгел ләбаса”, ди Җәләлова.

Халыкара туган тел көне уңаеннан, матбугатта татар теле язмышы өчен борчылып язылган язмалар шактый булды. Телнең үсеш ала алмавына һәркем үз дәлилләрен китерә. Әмма аларның күпчелеге “үзебездән тора” дигән мәгънәгә килеп тоташа.
XS
SM
MD
LG