Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сыермы, әллә үгезме?


Татарстанда сыерлар саны нык кимегән. Шәхси хуҗалыклары булганнар да үгез асрау файдалырак дип белдерә. Cөт, тире җыю бәяләре дә төшкән.

Казаннан ерак булмаган Шәледә яшәүче Айрат, үзләренең авылларында һәр икенче өйдә үгез үстерәләр, дип белдерә. “Сыер асрауның файдасы юк диярлек. Бер сыер өчен елына ике тонна ашлык кирәк. Ул кыйммәт. Авыл җирендә хәзер сыерны бетерәләр”, ди Айрат.

Аның абзарында 8 баш үгез бар. Шуннан да киметмәү ягында ул. Бүген иткә бәяләр үскәндә, бер үгезен суеп уртача 33-35 мең сум акча эшли. Итнең килосын 160 сумнан сата.

“Минем яшь ярымлык үгезләрем бар. Аларны суеп саткан очракта үзем дә итле һәм яшәргә дә акчам була”, ди Айрат.

Айрат сүзләренчә, күп кешенең баласы түләүле укуда. Үгез суеп саткан акча укыта да инде, ди ул.

Билгеле булганча, авыл җирендә яшәүчеләр сыер асрауның файдасы юк, шул үзебезгә сөте, мае, каймагы һәм бозавы өчен генә тотабыз, дип белдерә. Печән әзерләү, комбиазык сатып алу, тиресен түгү һәм башка мәшәкатьләре кыйммәткә чыга.

“Сөтнең бәясе юк. Икмәкләр кыйммәт. Бер тоннасы дүрт меңнән артык. Сыер бала-чагалы кешеләргә үзләренә генә файдага. Ә гомүмән алганда, кереме бөтенләй юк”, дип белдерә Теләчә районы Алан авылында яшәүче Раушания Хөсәенова.

Бүген Аланда сөтнең литрын 6 сум 75 тиеннән җыялар икән. Бу бәя нәкъ сыерлар ташланган, сөткә сорау зур булган вакытта. Җәй көне исә, кыйбатрак та 7 сум 20 тиен булган. Сөт җыючы Фәния Фәизова, бездән тормый, бәяләрне “ВАМИН” куя, дип белдерде.

Шәле авылында үгезләр асраучы Айрат, авыл халкы кибеттәге сөт эшләнмәләренең порошоктан ясалганын белсә дә, сыерның файдасы булмагач, аларны сатып алуны хуп күрә, ди.

Айрат сүзләренчә, дөньядагы финанс кризисы сөткә генә түгел, ә тирегә дә суккан булып чыга. “Тиренең килосы бүген 8 сум. Ә узган ел килосын 35 сумнан җыя иделәр. Кризис вакыты булганга мөгаен, бәяләр бик төшеп бетте, ди Айрат.

Рушания Хөсәенова да соңгы вакытта сыер тиреләрен бик арзанга, килосын 6-7 сумга гына җыя башлаганга аптырый. “Бер тире 300 сум да булмады. Бәяләре бөтенләй юк. Сарык тиресен бөтенләй җыймыйлар. Бик яхшы булган очракта гына берсен 50-60 сумга алырга мөмкиннәр. Безнең өйдә әллә ничә сарык тиресе ята, аны алучы юк”, ди Хөсәенова.

Тире җыючылар исә халыкка, бездән юньгә алалар, шуңа арзанга җыябыз, дип аңлата икән. 23 февраль Русиядә бәйрәм көне булганга, тире җыю белән дә шөгыльләнгән “Татпотребсоюз” телефоннары җавап бирмәде.

Авыл халкы кереме булмаганга, сөтне арзанга сатканга сыерны бетерү ягында. Баксаң, Татарстан агрофирмаларында да сыерлар нык кими башлаган. Республикада бүген 1 млн 100 меңнән артык мөгезле эре терлек бар.

Ә менә узган ел Азнакай якларында сыерлар саны 30 меңгә, Яшел Үзән районында 23 меңгә, Түбән Камада 17 меңгә кимегән. Бу хәл Татарстан президенты Шәймиевнең күңеленә дә хуш килмәгән.

Әле яңа гына Әтнәдә авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләренең еллык җыелышы булды. Шунда Шәймиев “Бәхетле-Сөт” ширкәтендә дә сыерларның бер ел эчендә 900 башка кимүенә аптыраган. Бу хакта “Республика Татарстан” газетасы яза.

Әлеге ширкәт вәкилләре исә, баш санын киметеп сөт бирүләрен арттырдык, дип белдергән. “Алай булса, сезгә бик күп итеп сөт бирә торган бер генә сыер калдырыргадыр”, дигән Шәймиев.
XS
SM
MD
LG