Accessibility links

Кайнар хәбәр

23 февраль – кемне саклау көне?


Фәнзаман Баттал
Фәнзаман Баттал

23 февраль ватанны саклаучылар көне күпләр өчен бәйрәм булса да, кайберәүләр аны бүген кабул итми.

23 февраль ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та республика хәрбиләренә котлау юллады. Бәйрәм көне алдыннан Казанның югары хәрби училищесы үзенең 90 еллыгын билгеләде. Сер түгел, соңгы елларда хәрби уку йортларының хәле яхшыдан түгел. Казанда аларны берләштереп шәһәр үзәгеннән күчерү турында сүз йөри. Узган гасырның 90-нчы елларында Казанның танк училищесын да кыскарту турында сүз чыккан. Бу вакытта аны саклап калырга республика җитәкчелеге ярдәм итте, ди училище җитәкчесе генерал-майор Валерий Миронченко.

Бәйрәм уңаеннан хәрбиләр үзенчәлекле шоу-тамаша да күрсәтте. Училищеның спорт мәйданында алар II дөнья сугышын уйнады. Чынбарлыкны чагылдырыр өчен биредә Брест кальгәсе, немецларның “тигр” танкларын ясап, хәрбиләрне немец сугышчылары киемнәренә киендергәннәр, чын мылтыклардан атканнар. Тамашада барлыгы 800 кеше катнашкан.

Ватанны саклаучылар көнендә җитәкчелек сугыш ветераннары белән очрашып мулдан бәйрәм итсә дә, ел дәвамында гадәттә бу тармакта күбрәк проблемалар белән очрашырга туры килә. Берсенең малае армиягә китеп имгәнеп кайта, икенчесеннән хезмәт иткәндә кәрәзле телефоннарын кыйнап алалар һәм башкалар. Бүген хәрби булмаган ирләр һәм киресенчә армиядә хезмәт иткән хатын-кызлар артты.

23 февраль күпләр өчен бәйрәм булса да, кайберәүләр аны бүген кабул итми. Язучы Фәнзаман Баттал күптән түгел үзенең 70 еллыгын билгеләде. Бүген исә аны якыннары ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли. Тик ул бу котлауларны кабул итә алмыйм ди.

“Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләргә дип кызым шалтыратты. Мин исә аңа, кызым котламавың яхшырак, дидем. Чөнки бүгенге армияне яратмыйм. Элек хәзерге кебек байлар һәм фәкыйрьләргә бүлмиләр иде. Армия гадел булса анда байлар үз балаларын җибәрер иде. Капиталист балалары баеп яткан мәлдә, гади кешенең, кайгыртып үстергән ачлы-туклы баласы сугышка китеп бара. Шуңа күрә, армия көне белән котлауны бер дә хупламым.

Элек тәртип каты булгангамы чиста мөнәсәбәтләр урнашкан иде. Хәзерге кебек наркомания, эчкечелек, аның ише әйбер сизелми иде. Хәзер исә армиядән бозылып кайталар. Кайсы ныклап эчәргә өйрәнгән, кайсы наркоманга әйләнгән. Армиядә бер-берсен ату очраклары да бар. Армиядә православ дине әһелләре бар. Мөселман яшьләренә дә алар христианнарга кебек үк үгет нәсихәт бирә. Ә муллалар юк. Татар баласының шәригать кануннары үтәләрме дип сорарга хакы бар. Ләкин бу шартларның берсе дә үтәлми. Анда урыс баласының үзенә дә яхшы түгел. Башка милләттәгеләргә бигрәк тә авырга туры килә. Аның әхлакый ягы да бар. Әгәр үз ватаның азат түгел икән, нәрсә өчен сугышырга кирәк? Элегрәк армия чистарак иде. Шуңа күрә горурлык хисе дә бар иде”, ди Фәнзаман Баттал.

Бүгенге армия турында сөйләшергә яратмаса да, үзе хезмәт иткән вакытларны Фәнзаман Баттал яхшы хәтирәләр белән искә ала.

“Хезмәт иткәндә әллә ни хокук бозып тәртипсезләнеп йөрмәдем. Яхшы вакыйгалардан Русия саклык министры Малиновскийның килүе искә кереп калган. Укулар вакытында мин беррәттән 7 ясалма танкны шартлаттым. Шул вакытларда армиягә министр килгән иде. Бөтен полковник, генераллар аның янында чабып йөрде. Безне тезеп бастырдылар. Брук дигән командир бар иде. Малиновский безнең янга килеп җиткәч, командирдан хәлләрне сорашты. Тегесе уку вакытында яхшы нәтиҗә күрсәткәнгә мине мактады. Министр исә, минем ялга китмәгәнне белгәч, ял итәргә рөхсәт бирде”, ди Фәнзаман Баттал.

Ватанны саклаучылар көнен һәркем үзенчә билгели. Күп кенә яшьләр аны гади ял көне буларак кабул итә, булса кирәк. Сугышны, совет армиясен узган ветераннар исә бу көнне үткәннәрне искә төшерергә тиеш кебек, әмма бүгенге армияне күз алдына китереп, аларның да бу турыда сөйләшәсе килми.
XS
SM
MD
LG