Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Чечнядә сөргеннең 65 еллыгын искә алдылар


Чечня һәм Ингушетиядә Сталин тарафыннан сөргенгә куылуның 65 еллыгын искә алалар. Грозный үзәгендәге мәчеттә дога кылырга меңләгән кеше җыелды.

Назраньдә матәм чарасында 2 меңләп кеше катнашты. Җыенда Русия җитәкчеләренә репрессияләргә дучар булган халыкларның проблемаларын чишүне сорап мөрәҗәгать кабул ителде.

1944 елның 23 февралендә ингуш һәм чеченнарны Казакъстан һәм Кыргызстанга сөрделәр. Юлда һәм сөргендәге 13 елда ачлыктан, салкыннан һәм авырулардан аларның яртысы вафат булды.

XS
SM
MD
LG