Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге көнчыгыш күршеләргә ярдәм әзерли


Европа Берлегенең тышкы эшләр комиссионеры Бенита Ферреро-Вальднер, берлек әгъзаләренең көнчыгыштагы күршеләр белән араларны якынайту планын хуплавына өметен белдерде. План 19-20 мартта үтәчәк саммитта тәкъдим ителәчәк. Ферреро-Вальднер, август аендагы Русия-Грузия сугышы һәм гыйнварда Русия белән Украина арасында газ низагы сүрәтендә әлеге планның әһәмияте арта гына, дип белдерде.

Европа Комиссиясе Украина, Грузия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Молдовага тотрыклылык һәм үсеш өчен ярдәмгә өстәмә 350 миллион евро бүләчәген игълан итте. Бу илләргә 250 миллион евро инде бүленгән иде.
XS
SM
MD
LG