Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гуантанамодан беренче тоткын иреккә чыкты


Гуантанамо тоткыны чыгышы белән Хәбәшстаннан (Эфиопия) булган элекке британ ватандашы Биньям Мөхәммәд кире Британиягә кайтты. Ул 2002 елда Пакстанда кулга алынган, Гуантанамода террор гамәлләренә катнашы булуда шикләнеп тотылган.

Мөхәммәд төрмәдә үзен азаплаганнарын белдерде. Аны яшерен рәвештә Пакстаннан Мороккога, аннары Гуантанамога китергәннәр. Мөхәммәдкә АКШта шартлау оештыру гаепләве белдерелгән булган, әмма узган ел ул гаепсез, дип табылган.

Биньям Мөхәммәд Барак Обама АКШ президенты булганнан бирле Гуантанамодан иреккә чыккан беренче тоткын булды.
XS
SM
MD
LG