Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдә Хезмәт партиясе коалициядән баш тартты


Израилнең Хезмәт партиясе Ликуд җитәкчесе Беньямин Нетаньяһуның коалиция төзү тәкъдимен кире какты.

Хезмәт партиясе рәисе Эһүд Барак, үз фиркасенең "җитди, җаваплы һәм конструктив оппозиция" булып калачагын белдерде.

Израил тышкы эшләр министры Ципи Ливнинең Кадимә фиркасе Нетаньяһу белән коалиция төзү турында сөйләшүләрне дәвам итәргә риза. Әмма, аның сүзләренә караганда, "зур фикер аермалыклары кала".

Җомга көнне Израил президенты Шимон Перес сайлауда җиңгән Нетаньяһуга коалиция хөкүмәте төзергә кушты.

Ликуд җитәкчесе Беньямин Нетаньяһу тотрыклы, халыкара җәмәгатьчелек яклавын казанган заманча хөкүмәт төзергә тырышачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG