Accessibility links

Кризис хакимият өчен көрәшне көчәйтә


Путин такымы беренче карашка тату һәм бердәм булып күренә
Путин такымы беренче карашка тату һәм бердәм булып күренә
Соңгы дистә елда Русиядә Владимир Путин төзегән хакимиятнең терәген тәшкил иткән "икътисадчылар" һәм "силовиклар" төркемнәре, аларның үзара көрәше турында күп сөйләнде. Нефть керемнәре югары булганда бу каршылык ул кадәре сизелмәде, кризис башлануга шундук калкып чыкты.

Русиянең финанс министры Алексей Кудрин шушы айда хөкүмәтнең кризиска каршы програмына бер үзгәреш кертте. Баштарак програм кысаларында кайбер ширкәтләргә чит ил бурычларын каплауда ярдәм вәгъда ителгән иде. Кудрин, турыдан-туры ярдәм булмаячак, бу ширкәтләр коммерция банкларына үзләре мөрәҗәгать итсен диде.

Бу адым югары даирәдәге кайбер төркемнәрдә, шул исәптән, силовикларда ризасызлык уяткан. Бер атна да үтмәде, Русиянең тикшеренү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин финанс министрлыгының ике югары рәсмиен Русиянең Алжир бурычларын хәл иткәндә 18 миллион доллар үзләштерүдә гаепләде.

Сүз финанс министры урынбасары Сергей Сторчак һәм элекке урынбасар Вадим Волков эше турында бара. Ләкин күзәтүчеләр фикеренчә, эш Сторчакта да, Волковта да, Алжирда да түгел. Бу финанс министрының үзенә ясалган һөҗүм, ди Петербурдагы Европа университеты белгече Дмитрий Травин:

"Кудрин белән Сечин арасында көрәш күптән бара. Сечин Кудринны алып, аның урынына үз кешесен куярга тели. Хәзер ул тикшерү комитетын һәм Бастрыкинны финанс министрын фаш итү өчен куллана."

Травин телгә алган Игорь Сечин иң дәрәҗәле силовикларның берсе, Путинның якын тарафдары, хәзер аның беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

Кудрин, шулай ук, Путинның дусты санала, 1990-нчы еллар башында алар Петербур хөкүмәтендә бергә эшләгән. Мәскәүдәге милли стратегия институты мөдире Станислав Белковский Кудринның хәзерге хәлен кризис белән аңлата:

"Бүген финанс министрлыгы Путинның тотрыклылык терәге түгел, 1990 елларда шикелле ул бар проблемнар өчен җаваплы. Кудринның сәяси корбанга әйләнүе бар. Шуңа күрә аңа һөҗүмнәр оештырыла да."

Сечин Русия сәясәтендә келәм-асты уеннары остасы, Юкос башлыгы Михаил Ходорковскийның хөкем ителүе артында торучы санала. Мәгълүм булганча, Юкосның милеге Роснефть кулына күчте. Сечин бу ширкәтнең рәисе булып тора.

Хәзер финанс министрлыгы рәсмиләре өстеннән ачылган эшне дә кайбер күзәтүчеләр "сәяси эш" дип бәяли. Сәяси күзәтүче Юлия Латынина фикеренчә, бу эшнең уйдырмалылыгы Бастрыкинның төрле саннар китерүеннән дә күренә:

"Бастрыкин һәрвакыт без төгәл санадык ди. Ләкин хәзер ул 18 миллион ди, элегрәк 80 миллион дигән иде."
XS
SM
MD
LG